Бәрәңгенең дә үз бәйрәме бар: Түбән Лоҗыда бәрәңге бәйрәме узды
Түбән Лоҗы мәдәният йортында икенче икмәк - бәрәңгене зурладылар.
Иртә яздан бакчасында эшләп, җәй буе мул уңышка өметләнеп тир түккән авыл халкы бүген тырыш хезмәтенең җимешләрен татый. Бәрәңге казылып, бу уңыш да базларда урын ала. Бакчаларда тәгәрәшеп үскән “йомры гәүдәле, йодрык кадәрле” бу яшелчә безнең өстәлләрдән ел әйләнә төшми дисәк, дөрес булыр.
“Бәрәңге ул – халыкның икенче икмәге. Тик бәрәңге мул уңыш бирсен өчен дә күп тырышлык куярга кирәк. Менә шул тырышлыкны аңлату, табыныбызның күрке булган бәрәңгегә дан җырлау әлеге бәйрәмнең төп максаты иде. Бәрәңге бәйрәме булгач, чараның төп герое бәрәңге булырга тиеш. Моннан тыш, бәрәңгедән пешерергә мөмкин булган ризыкларның иге-чиге юк икәнен һәркем яхшы белә. Кыстыбый дисеңме, йомры бәрәңгеме, бәлешме – күңелең ни тели, шуны әзерләп килгәннәр безнең маскировка челтәрләре үрүче кызларыбыз”, - ди Түбән Биш мәдәният йорты җитәкчесе Энҗүдә Исламова.

Бәрәңгедән тәмле сыйлар пешерү буенча мастер-класслар да күрсәтелде чарада. Иң эре бәрәңге үстерүче исеменә быел да Ильяс белән Рузалия Әбделмановлар лаек булдылар.
“Төрле уеннар да уйнап алдык һәм пешкән ризыклар суынганчы Гөлшат алып төшкән кәрәзле баллар белән тәмләп чәйләр эчтек һәм бүгенге көндә илебез сагында торучы егетләребезнең исән-сау кайтуларын теләп, челтәр үрүебезне дәвам иттек”, - ди Энҗүдә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев