Бакчачы Илнара Тимерхановадан киңәшләр
.
Петуния чәчәген үстерү
Петуния чәчәген орлыктан гына түгел, ә сабагын кисеп алып та үстереп була. Шулай ук петуниянең сабактан гына үсә торган төрләре дә бар.
Бакчага яки савытка күчереп утыртканчы аны өч тапкыр төрле савытка күчерергә киңәш ителә. Петуния чәчәге шулай эшләгәнне ярата, ди бакчачы Илнара Тимерханова.
Яңа сезонга теплицаны ничек әзерләргә?
Беренче чиратта теплицаны юып чыгарга кирәк. Моны кер яки дегет сабыны белән эшләргә була. Шулай ук 5 литр суга 100 миллилитр водород перекисе (1 шешә) салынган кушылманы диварларына сибәргә мөмкин. Әлеге суны теплицадагы туфракка сипсәң дә була. Шулай ук кайнар су да туфрактагы начар гөмбәчекләрне киметәчәк.
Ә менә күпләр куллана торган «серная шашка”ны теплица эчендә яндырырга киңәш ителми. Ул теплицаның металлын гына түгел, поликарбонатын да боза. „Серная шашка”ны бары тик базларда гына кулланырга кирәк. Ә теплица эчендә „Бомбер“ исемле шашка яндырсаң, яхшырак булачак. Ул зарарлы бөҗәк, гөмбәләрдән арынырга ярдәм итәчәк. Аны яндыргач теплицага өч көн керергә ярамый, ике көн җилләтергә кирәк. Шуннан соң туфракка „Фитоспорин“ препаратын да сибәргә була. Ул кыйммәт тормый.
Апрель башында бакчачыларга ниләр эшләргә кирәк?
Апрельгә дә аяк бастык. Бу ай — бакчачы өчен җаваплы ай. Иң мөһиме — бакчадагы кар сулары җыелып торган урыннарны мөмкин кадәр тизрәк ерып җибәрергә кирәк. Су җыелып тору кура җиләге, бакча җиләге һәм клематис өчен аеруча куркыныч.
Ай башында бакча җиләге, роза, клематис, лилияләр өстеннән ылыс ботакларын алу мөһим. Чөнки кап-лаулар астында җылы булганлыктан, алар бик тиз уянып үсә башлый һәм суыклар әйләнеп кайткан очракта өши.
Бәрәңгене үрдерергә чыгарырга вакыт
Үсентеләрне чыныктыра башлагыз. Көннәр җылы торса, верандага, бакчага чыгарырга була.
Җиләк-җимеш куакларын кисәргә, формалаштырырга кирәк. Моны кара карлыган, крыжовник һәм зелпедән башлагыз. Кызыл һәм ак карлыганның ботакларын кисмиләр. Бары корыган, картайган ботакларны гына чистартасы бар. Зелпенең куерган ботакларын бераз сирәкләү файдага гына. Чия һәм сливаны кисәргә ашыкмагыз. Иң элек аларның кышны ничек чыгуын ачыкларга кирәк. Формалаштыру эшен көзен башкару дөресрәк. Бу киңәш алмагачка да кагыла.
Кыскасы, бакчада эшләр башланды, җәмәгать!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев