Керәшен Мәлеме авылы тарихы битләреннән
Керәшен Мәлеме авылы зәй районы Мәлем елгасы буенда урнашкан.
Авыл 1678 елдан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Покровское буларак та искә алына. 1735 елда башкорт күтәрелеше вакытында яндырыла.
1860 елларга кадәр авыл халкы дәүләт крестьяннары категориясенә караган. Бу чорда аларның төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, чана, агач, савыт-саба ясау, тәгәрмәчләр бөгү киң таралган булган.
1729 елда авылда агач Покровское чиркәве төзелгән, 1735 елгы янгыннан соң чиркәү яңадан торгызылган, 1906 елда сүтеп алынып, Басар авылына күчерелгән.
1893–1897 елларда приход кешеләре, помещик Петр Озеров һәм Алабуга сәүдәгәре Андрей Землянов акчасына псевдорус эклектикасы стилендә Изге Алла Анасы Пок-рау чиркәве төзелгән. Чиркәү төзелеше берничә этапта алып барылган. Ул 1897 елда изгеләндерелә. Псевдорус эклектика стилендәге чиркәү мәдәни архитектура һәйкәле булып санала. 1861 елда дүртьеллык чиркәү-приход мәктәбе ачылган (1869 елда 5 малай һәм 3 кыз укыган), соңрак үз бинасында бер класслы земство мәктәбе ачылган (1883 елда 25 малай һәм 10 кыз укыган).
Храм большевиклар дингә каршы каты сәясәт алып барган елларда колхозның ашлык склады итеп файдаланылган.
1870 ел мәгълүматлары буенча, авылда шулай ук су тегермәне эшләгән, шимбә көннәрендә базар һәм 1–4 октябрь көннәрендә ярминкә узган, ХХ гасыр башында шулай ук сушилка, икмәк запасы һәм бакалея кибетләре булган.
Бу чорда авыл җәмгыятенең җир өлеше 1312 дисәтинә тәшкил иткән.
1912–1913 еллардагы хуҗалык исәбен алу буенча, 118 хуҗалыктан 21е атсыз булган, 92се – бер-ике атлы, 5е өч һәм аннан да күбрәк ат асраган. 36 хуҗалык авыл хуҗалыгын кустарь кәсепләр белән бергә алып барган.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Зәй волостенә кергән. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоннары составында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районнарында.
Коллективлаштыру чорында авылда «Кызыл таң» колхозы оештырыла, 1954 елда аңа «Кызыл Октябрь» колхозы (Югары Мәлем авылы) кушыла. 1959 елдан – Ленин исемендәге эреләндерелгән колхоз составында (Югары Мәлем авылы), 1997 елдан – «Мәлем» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елдан – «Восток» агрофирмасы бүлекчәсе.
Хәзерге вакытта Югары Мәлем авыл җирлегенә керә. Керәшен Мәлеме элек якын-тирәдә иң зур авыллардан саналган.
1859 елда 331 кеше яшәгән.
1870 елда – 489
1913 елда – 694
1920 елда – 698
1926 елда – 475
1938 елда – 497
1958 елда – 344
1970 елда – 367
1979 елда – 243
1989 елда – 145
2002 елда – 119
2010 елда – 108
2017 елда – 100
Бүгенге көндә авылда 65 кеше яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев