Авыл Данил Әхәтов кебек шәхесләре белән көчле
“Авыл бетә”, “авыл үзгәрә”, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Зарланырга булдырабыз ул. Ә авыл яшәсен, анда тормыш гөрләсен дип нидер эшләүчеләр, тырышып йөрүчеләр булуы сөендерә. Куш-Елга авылында яшәүче Данил Әхәтов – шундыйлардан.
- Безнең алтын баганабыз, хәзинәбез ул Данил. Кулыннан килмәгән бер эш тә юк. Нинди эшкә тотынса, шуны башкарып чыга, - ди кушъелгалылар аның турында.
Данил үзе Мөслим районының Югары Табын авылы егете. Чаллыда эшләгәндә 1988 елда иптәш егете чакыруы буенча Куш-Елгага кунакка кайта. Шунда авылның чибәр, тырыш кызы Розалия белән таныша. Бер-берсен ошаткан яшьләр эшне дә тиз тота. 8 мартта танышсалар, инде 13 августта гөрләтеп туй итәләр.

Әхәтовлар Чаллыда яшәгәндә авылга кайтып йөриләр. Данил абый Чаллыда коммуналь тармакта - 14, нефтьчеләрдә 25 ел эшли. 2017 елда Куш-Елгага яшәргә кайта.
-Әниебез олы яшьтә булгач, бер елны кыш чыгарга Чаллыга безгә килде. Киявен бик яратты. Язга чыккач, Данил әнидән, әби, нишлибез, Чаллыда каласыңмы, әллә авылга кайтабызмы, дип сораган. Ә әни, әйдә, кияү, авылга кайтыйк, дип җавап биргән. Шулай итеп, без авылга яшәргә кайтып киттек, - дип Розалия апа.
Данил абыйда җырга, кул эшенә осталык әти-әнисеннән килә. Яшь чагында Казанда узган смотр-концертта хәтта икенче урынны алган.
-Әни мине бар эшкә дә өйрәтеп үстерде. Ул мал табибы булып эшләде. Әтидән кирпеч салырга, балта эшенә өйрәндем, - ди ул.
Куш-Елганы, аның халкын Данил абый үз итә.
-Куш-Елганы яратып яшим. Дөресен әйткәндә, минем моннан киткәнем дә булмады. Аның халкы бик сабыр, тырыш. Алар хөрмәт итмәсәләр, мин монда яши дә алмас идем, - дип сөйли ул.
Авыл биләмәсендә узган барлык чараларда да очратырга була аны. Актив тормыш алып баручы, бик ярдәмчел, авыл өчен янып-көеп яши ул. Зиратта тәртипне тотуны да кушъелгалылар Данил абыйга тапшырган. Оста куллы да ул. Йортын да заманча шартлар тудырып төзекләндергән.
“И кыш көне килеп күрегез әле сез безнең авылны! Данил кардан әллә нинди фигуралар ясап, аларны аллы-гөлле утлар белән бизи. Бик матур була”, - ди авыл халкы.
Мәдәният йортында узучы чараларга да декорацияләрне Данил абый ясый. Авыл йорты өчен мич, Коръән китабы, Җиңү көнен символлары... Боларның барысын да Данил абый ясаган.

-Минеке түгел, авылныкы ул, көлеп әйтәм инде мин аны. Кем генә нинди ярдәм сораса да, кире какмый. Мал суярга да чакыра аны авыл халкы, - ди Розалиясе елмаеп.
Әхәтовлар гаиләсендә ике кыз үскән. Бүгенге көндә Розалия апа белән Данил абый 8 оныкларына куанып яши. Ялларда, җәйге каникулларда алар йорты балаларның шатлыклы авазына күмелә.
-Безнең авылда алтын куллы шәхесләр бик күп. Данил – шуларның берсе. Авылыбыз яңара, танымаслык хәлгә килә. Данилны күптән инде без үз авылыбыз кешесе итеп саныйбыз. Кушъелгалылар аның биредә яшәвенә сөенә. Авылда аның көче белән күп эшләр башкарыла. Мәдәният кешесе ул. Спектакльләрдә төп рольләрне уйный. Рәхмәт аңа, - ди Ралия апа Әхмәдуллина.
Бәхет ул беркайчан да күктән төшми. Ул кешенең үз кулында. Һәркем бәхетен үзе таба. Үзең тапкан бәхет кадерле, диләр бит. Ә Әхәтовлар тәүге чиратта авылда хөрмәтле кешеләр булуы белән бәхетле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев