Әлкин авылында Макаров чишмәсе төзекләндерелде
2 октябрьдә Әлкин авылында күптән көтелгән һәм шатлыклы вакыйга булды: төзекләндерүдән соң Макаров чишмәсе тантаналы төстә ачылды.
Әлеге чишмәне күптән яңарту таләп ителә иде. Авылдан Владимир Макаров һәм Владимир Зинкинның тырышлыгы белән ул танымаслык булып үзгәрде. Барлык катлаулы эшне — проектлаудан алып тормышка ашыруга кадәр- бу ике оста үзе башкарып чыкты.
"Чишмә - ул су гына түгел, ә безнең тарихыбыз, хәтеребез. Аның ташландык хәлгә килүен күрү авыр иде. Шунлыктан бу эшкә алындык, - ди Владмир Антонович.

Чишмәне төзекләндерүдән соң ачу чын бәйрәмгә әверелде. Бәйрәмдә авыл халкы һәм кунаклар Виктор Макаров һәм Владимир Зинкинга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Теләге булган һәркем яңартылган чишмәдән тәмле су татып карады.
Наталья Миронова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев