Алия Гыйльфанова: «Җирлектә чисталык, тәртип мәсьәләсенә зур игътибар бирелә»
Түбән Биш авыл җирлегеннән махсус хәрби операциядә 10 ир-егет катнаша. Кызганычка каршы, Шыкмай егете Ринат Зәйнуллин хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.
Җирлектә үткән халык җыены тынычлыгыбызны, иминлегебезне саклаучы егетләргә рәхмәт белдерүдән, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.
Әлеге җирлек халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә актив эш алып баруы белән аерылып тора. Түбән Биш, Куш-Елга, Шыкмай авылларында маскировка челтәрләре үрәләр, Түбән Биш мәктәбе, Куш-Елга, Шыкмай халкы окоп шәмнәре ясыйлар. Шулай ук госпитальләргә һәм хәрбиләргә кирәкле көнкүреш әйберләр җыеп җибәрелә. Волонтерларга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Җыенда авыл җирлеге башлыгы Алия Гыйльфанова 2024 елгы эшчәнлек буенча хисап тотты, 2025 елга планнарны билгеләде.
-Җирлеккә керүче дүрт авылда – Куш-Елга, Шыкмай, Пуст-Ашит, Түбән Биштә 630 кеше яши. Шәхси хуҗалыкларда 222 баш мөгезле эре терлек, 183 сарык-кәҗә, 23 ат асрала. Бер гаилә фермасы эшли, - диде чыгышында җирлек башлыгы.
Түбән Биш урта белем мәктәбендә 53 бала белем ала, балалар 7 авылдан килеп укыйлар. Укучыларны мәктәп маршруты автобусы йөртә, укучыларга 13 укытучы белем бирә. Быелгысы елда укучылар муниципаль район олимпиадаларында 18 призлы урын алдылар. Хәзерге вакытта Республика олимпиадасына барырга әзерләнәләр. Балалар бакчасына 11 бала йөри.
Авыл халкы үзара салым акчасының файдасын күп күрә.
-Урыннарда тормыш сыйфатын яхшыртуга халыкны җәлеп итүнең нәтиҗәле инструменты – үзара салым программасы. Узган ел җирлектә 211500 сум үзара салым акчасы жыелды, хөкүмәт биргәннән соң бу сумма 1057500 сум тәшкил итте. Бу акчага Түбән Биш, Пуст-Ашитта мөселман зиратлары койма белән әйләндерелде. Түбән Биш, Куш-Елгада урам юлына вак таш җәелде, барлык авылларда да урам утлары төзекләндерелде, - ди Алия Гыйльфанова.
Җирлектәге суүткәргечләрнең гомуми озынлыгы 11,5 километр, 7 скважина, 3 су башнясы бар. Скважиналар Һәм су башнялары койма белән әйләндереп алынган, янгынга каршы 20 гидрант урнаштырылган.
“Шул ук вакытта судан файдаланган өчен бурычлы кешеләр дә булуы борчу тудыра. Авылларда санитар икеайлыклар вакытында гына түгел, гомумән, чисталык, тәртип мәсьәләләренә зур игътибар бирергә тырышабыз. Даими рәвештә чисталык өмәләре үткәрелә”, - ди авыл җирлеге башлыгы.
Җыенда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашып, 2024 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев