Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Аксарның ир-егетләре игелекле эш кылдылар

«Чишмәләргә чисталык бүләк ит» акциясе кысаларында Аксарның ир-егетләре «югары авыл» дип аталган урында елга башын чистарттылар.

 Кулларына кайсы көрәк, кайсы балта, тырма тоткан ир-егетләр елганың башланган урынын чүп-чар, ботак-сыныктан, лайдан арындырдылар.

“Күмәк эшнең нәтиҗәсе дә яхшы шул. Су башланган урын киңәеп, чистарып калды. Соңыннан шул матур урында ял итеп, тамак ялгап, күңелле итеп чәй эчтеләр. Барлык өмәдә катнашучы ир-егетләргә зур рәхмәт. Авылны, аның табигатен саклау, матурлау, чистарту - безнең бурычыбыз”, - ди мәдәният хезмәткәрләре.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев