Аксар авылыннан Гүзәлия Миңнуллина карбыз-кавын һәм үзенчәлекле кәбестәләр үстерә
Безнең туфракта карбыз-кавын булмый, диючеләр ялгыша. Аксар авылында яшәүче Гүзәлия Миңнуллина бакчаларында ел саен мул итеп карбыз үстерә. Кавыннары да уңышы белән сөендерә.
-Март айларында ук үсентеләрне теплицада үстерәм, көннәр җылынгач бакчага аерам. Быел карбыз-кавын өчен һава торышы килеште. Яхшы уңыш алу өчен суны вакытында сибәргә кирәк, ләкин чаманы белеп. Дым күп булса, тәмсез, балсыз булачак. Шуңа күрә суны атнага бер сибү дә җитә. Көньяк җимешенә нык кояшлы урын булу мөһим, - ди Гүзәлия ханым.
Үсентеләрне сабый караган кебек тәрбияләргә кирәк. Табигать көйсезлекләре аларны тагын да катлауландыра.
-Кибеттән сатып алганчы, үз бакчаңда үскән химикатсыз җиләк-җимеш ашау күпкә отышлы. Тәмле, сусыл, иң мөһиме — үзебезнеке, ашламасыз, табигый юл белән үскән. Балалар, оныклар кайта, аларны сыйлавы рәхәт, — ди хуҗабикә.

Миңнуллиннарның тагын бер бакча яме ул - брюссель кәбестәсе, брокколи һәм шәмәхә кәбестә. Файдалы да, тәмле дә булган яшелчәләр турында хуҗабикә озаклап сөйли ала. Үзенчәлекле кәбестәләрдән төрле ашлар, рагу кебек ризыклар әзерләргә мөмкин. Тозлау өчен дә бик яхшы икән.

Төп хезмәте – мәдәният учагында кайнаудан кала Гүзәлия ханым бакчада эшләргә дә вакыт таба. Капкадан керүгә үк аллы-гөлле чәчәкләре каршы ала.
-Өлгергән уңышны җыю, үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү тагын да рухландыра,- ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев