Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Комбайнчы Айрат Җиһаншин: “Быел да сынатмадык”

Районда хезмәт юлларын игенчелек, җир эшләренә багышлаганнар шактый. Шундыйларның берсе – Куш-Елга авылыннан Айрат Җиһаншин.

Бүген ул – район авыл хуҗалыгы тармагында әйдәп баручы комбайнчы-механизаторларның берсе. Ә бу һөнәргә Айрат ныклап торып 2007 елдан кереп китә. Башта бер сезон  комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, аннан үзе аерым комбайнга утыра. 

“Куәтле комбайнга утырып бер тапкыр кырларны гизсәң, ул инде сине бөтен барлыгың белән үзенә тартып ала. Урак чорын дулкынланып, ашкынып көтеп алам. Хәзер бит техника да заманча, бөтен уңайлыклары бар, эшлисе килеп кенә тора”, – ди Айрат.

Аның әтисе Фидаил Җиһаншин да 30 еллап хезмәт юлын механизаторлык һөнәренә багышлаган. Ә Айрат – хәзер әтисе эшен саллы дәвам итүче авыл хуҗалыгы тармагы алдынгысы. Ул һәр урак чорыннан соң “Уңыш бәйрәме”ндә район башлыгы премиясенә лаек булып килә. Быел да сынатмады – иң алдынгы механизаторлар арасында. Айратның быелгы урак чорында суктырган ашлыгы 3600 тонна белән исәпләнә.      

Айрат Җиһаншин – хәзерге вакытта “Зәй” агрофирмасының “Кадер” җитештерү бүлекчәсе механизатор-комбайнчысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев