Айнур – игенчеләр нәселеннән
Зәй районы кырларында урып-җыю кампаниясенә һәр елдагыча быел да тәҗрибәле комбайнчылар белән беррәттән яшь механизаторлар да чыкты. Аларның күбесе инде кече яшьтән өлкәннәр белән беррәттән кырларны иңләп үскән яшьләр. Шуларның берсе районның алдынгы механизаторлар династиясеннән булган яшь комбайнчы – Айнур Уразманов.
Алдагы урак чорларында Айнур иген кырларында әтисе Айрат Уразмановка ярдәмче буларак эшләгән иде, быел исә ул үзе аерым бер комбайнда мул башаклы бодай басуларында эшләргә алынды.
“Инде комбайнчы ярдәмчесе буларак эшләп, бераз тәҗрибә тупласам да, үзем шәхсән комбайн штурвалы артына утыру шактый дулкынландыргыч мизгел булды. Чөнки син үз өстеңә зур җаваплылык алганыңны аңлыйсың. Сынатмыйча, бөртекләрнең югалуына юл куймаска тырышып эшлим. Безнең бригадада барысы да тәҗрибәле, үз эшенең осталары булган мехпанизаторлар, ярдәм кирәк булса да, киңәш кирәк булса да игътибарсыз калдырмыйлар”, - ди Айнур, тук башаклы иген кырлары офыгына җитди карашын төбәп.
Искәртеп үткәнчә, Айнур районның Дүрт- Мунча авылының игенче-механизаторлар нәселе дәвамчысы. Аның әтисе Айрат ресрубликаның алдынгы механизаторы, утыз елга якын хезмәт стажына ия. Шулай ук әтисенең абыйлары Фәндүс белән Хәлил дә хезмәт юлларын авыл хуҗалыгы тармагына, механизаторлык һөнәренә багышлаган кешеләр. Айнур исә абыйлары, әтисе янәшәсендә кече яшьтән техника белән кайнашып үскән егет.
Мәктәптә укуын тәмамлагач та Айнур Чаллыда төзүчелек һөнәрен үзләштерү буенча урта һөнәри уку йортын тәмамлый. Бу да балта остасы булган бабасы Габделханнан килгән омтылыш булган күрәсең, тик шулай да кырларның үзенә тартуы җиңә аны. 2019 елда һөнәри белем алгач, районга механизатор булып кайта. Башта әтисе белән бергә “Зәй” агрофирмасында комбайнда эшли. Хәзер исә тәвәкәлләп агрофирманың “Кадер” бүлекчәсе комбайнчысы булды.
Күпбалалы Уразмановлар гаиләсендә Айнур өлкәне, аннан соң сеңлесе һәм энесе бар. Инде кечеләре Әмир дә ун яшьлек кенә булуга карамастан абыйсы һөнәренә тартыла башлаган, техника белән “җенләнергә” ярата, ди аның турында Айнур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев