Айдар Шәрәфиев шикәр чөгендере чәчүгә җаваплы карый
Районыбызның Югары Шепкә авылыннан Айдар Шәрәфиев та чәчкеченнән төшкән һәр бөртекнең мул уңыш бирүен теләп, җаваплы хезмәтен җиренә җиткереп башкарырга йөз тота.
Айдар шикәр чөгендере чәчү эшендә әле бик күп сезон эшләмәсә дә, механизаторлык һөнәрендә 38 еллык тәҗрибәгә ия.
“Тракторга 1990 елларда утырган идем, шуннан бирле “тимер атны” иярләүдән туктаган юк. Нигездә җир эшкәртү, сукалау эшләрен башкардым, хәзер менә чәчү эшләрендә дә катнашам. Әти өйрәткән һөнәр балачактан күңелгә кереп утырды, шушы юлны сайлавыма бер дә үкенмим”, - ди Шәрәфиев.
Аның әтисе Минфаиз абый да 50 елдан артык механизатор булып эшләгән. Инде гүр иясе булса да, аның киңәшләре әле дә колак төбендә яңгырый, дип сөйли механизатор.
Бүген Айдар Шәрәфиев “Зәй” агрофирмасы “Аксар” бүлекчәсенең алдынгы хезмәткәре. Ул үз эшенә бик җаваплы каравы белән аерылып тора, диләр җитәкчеләре.
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев