Зичәбашның тыл ветеранын 98 яше белән котладылар
Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы

Зичәбашның тыл ветеранын 98 яше белән котладылар

Зичәбаш авылында яшәүче тыл ветераны Ксенофонт Антоновка 23 июньдә 98 яшь тулды.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков, автоклуб хезмәткәрләре тыл ветераны Ксенофонт Константиновичны котлар өчен Зичәбашка бардылар.

Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Ветеранны Дүрт-Мунча мәдәният йорты хезмәткәрләре дә котларга килде. 

Радик Тәкъсинович  матур хезмәт һәм хөрмәтле гомер юлы узган ветеранга рәхмәтен, балалары, оныклары кочагында һәм тәрбиясендә матур гомер итүенә соклануын белдерде.

Илебезгә фашист гаскәрләре аяк басканда Ксенофонт дәдәйгә 12 яшь була. Авылда төп эшче куллар булып балалар, яшүсмерләр кала. Ирләрен, улларын фронтка озаткан аналарның уң куллары, колхозда, гаиләдә бар эшне башкаручы була алар.

Ксенофонт Константиновичка тормышның ачысын-төчесен байтак татырга туры килә. Аның дүрт дәдәсен сугышка алалар. Икесенә туган якларга кайту насыйп булмый.

— Сугыш башланганда 12 яшьлек малайлар идек, шул көннән эш арбасын җигелеп тарта башладык. Колхозда төрле эшкә йөрдек: чәчү дә чәчтек, урдык-суктык та, икмәк тә ташыдык. Авыр вакытлар иде. Аякка, өскә кияргә юк, ашау такы-токы. Үлән ашау коткарды безне ачлыктан, — дип сөйли ул.

Җиңү көнен бик яхшы хәтерли Ксенофонт Константинович.

— 1945 елның 9 мае. Борды төбәге дигән басуда 4 малай сабан сөрәбез. Тавыш килгән якка таба борылып карадык. Безгә таба кулын болгый-болгый бригадир йөгерә. Үзе нидер кычкыра. Без аптырашта. «Атларыгызны туарыгыз, атларыгызны туарыгыз! Сугыш беткән! Әйдәгез, минем белән әрәмәгә барабыз, җыелыш җыялар анда», — ди. Ул көнне безгә ял бирделәр, — дип искә ала Ксенофонт бабай күз яшьләре аша килгән Җиңү көнен.

Яше җиткәч, егет армия сафларына алына. Хәрби хезмәтен 1948-1951 елларда Белоруссиядә үтә. Армиядән кайткач ике ел комбайнда эшли. Калган хезмәт чоры төзелеш белән бәйле, прораб булып хезмәт куя. Ул эшләгән дәвердә колхозда фермалар, клублар, торак йортлар төзелә. Ксенофонт дәдәйнең бер елны хезмәт кенәгәсендә 365 көн эш көне дип язылган. Димәк, бер көн эштән калмаган булып чыга ул.

Гомер буе Зичәбашта яши Ксенофонт дәдәй. Тормыш иптәше Таисия белән күршеләр булалар. Антоновлар тату, үрнәк гаилә булып 46 ел бергә гомер кичерәләр.

98 яшендә дә тыл ветеранының зиһене бик яхшы, тирә-юньдәге вакыйгалар, илдә, дөньядагы яңалыклар белән кызыксынып тора. Озак еллар дәвамында туган авылы тарихы турында мәгълүматны бөртекләп туплаган. Авыл тарихы, төрле елларда анда күпме кеше яшәве, колхозлашу еллары һәм башка вакыйгалар буенча шактый мәгълүмат җыйган.

Бүгенге тормышының ипле генә баруына куанып гомер кичерүче Ксенофонт бабай үзен котларга килүчеләргә зур рәхмәтләрен житкерде, ил-көннәребезнең тыныч булын теләде. Кунакларга үзе язган шигырьләрне дә укыды ул.

Фотолар Дүрт-Мунча мәдәният йортыннан.


Нет комментариев