Зәйдә җәмәгать күзәтүчеләре өчен укыту семинар-тренингы узды
Яңалыклар

Зәйдә җәмәгать күзәтүчеләре өчен укыту семинар-тренингы узды

Сайлаулар алдыннан Зәйдә укучыларның кече фәннәр академиясе базасында җәмәгать күзәтүчеләре өчен семинар-тренинг узды

Әлеге чарага 18-20 сентябрьдә районның барлык сайлау участокларында эшләячәк 61 күзәтүче җыелды.

Күзәтүчеләргә төп аспкетлар җиткерелде

Зәй районында барлыгы 61 сайлау участогы эшли: 20се шәһәрдә һәм 41е авыл җирлекләрендә. Тренингта катнашучылар сайлау комиссияләре эшенең төп аспектларын, күзәтүченең юридик статусын, аның хокукларын һәм бурычларын, шулай ук штаттан тыш хәлләр вакытында эш итү алгоритмнарын тикшерделәр. Тавыш бирү барышын документлаштыруга аерым игътибар бирелде — участок ачылудан алып тавышларны санауга кадәр.

Спикерлар булып ситуация үзәгенең мониторинг төркеме җитәкчесе Гүзәл Еникеева һәм ТР Иҗтимагый палатасы эксперты Раил Курамшин чыгыш ясады. Укулар интерактив форматта узды: катнашучылар реаль кейсларны тикшерделәр һәм конфликтлы ситуацияләрне модельләштерделәр.

 Җәмәгать контроленең төп миссиясе - өч көнлек тавыш бирү көннәрендә һәр сайлаучыга процедураларның үтә күренмәлелеген һәм уңайлылыкны тәэмин итү.


Нет комментариев