Юл куркынычсызлыгы

Беренчеләргә юлда имин йөрү өчен бүләкләр

Кичә Белем көнендә Зәйнең 5нче мәктәбе беренче сыйныф укучылары юл иминлеге сагы хезмәткәрләреннән бүләкләр алдылар

1 сентябрьгә багышланган тантаналы линейкада 5нче мәктәптә “Юл куркынычсызлыгы” фонды район бүлеге җитәкчесе Вадим Иванов катнашып, балаларны мәктәпкә бару, кайту юлында имин йөрергә, кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакырды.

Фото, район автоинспекциясеннән, Вадим Иванов балаларны юлда имин йөрергә чакыра

“Юлларда игътибарлы булу бик мөһим. Тиеш булмаган урыннардан юл аркылы йөгереп чыгу һәлакәткә китерергә ихтимал, шуңа да юл кагыйдәләрен төгәл үтәгез”, - диде ул.

Соңыннан беренчеләргә киемгә, букчага беркетелә торган яктылыкны кире кайтаручы элементлар таратылды, куркынычсыз юл хәрәкәте буенча файдалы уненнар җыелмасы тапшырылды.


Нет комментариев