Икмәк кабул итү предприятиесенең башкарма директоры Рифкать Фәрдиев авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт эшчәнлегенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтә.
50 ел эчендә ул районыбызның авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш кертте, яхшы хезмәт, тормыш-көнкүреш шартлары булдыру максатында күп көч куйды.
Республикада түгел, Россиядә иң беренче чөгендер алу комбайнын уйлап табучылар рәтендә ул. Бу күпме авыл халкының хезмәтен җиңеләйткән! Күпләр аңа моның өчен рәхмәтле.
Җәйге кызуда басуда чөгендер утап интеккән, ә көзге салкыннарда, кар астында чөгендер казып җәфа чиккән әнисен жәлләп, Рифкать, әнисенә мин чөгендер алу комбайнын ясаячакмын, ди һәм егет сүзендә тора да.
“Без аны 1973 елларда эшләдек. “Кызыл партизан”да беренчеләрдән булып чөгендерне кул белән алудан киттек. Иске комбайнны чөгендер казып җыеп ала торган итеп ясадык”, – ди ул.
Тормыш мәктәбе
Рифкать Мидхәтович Нурлат районының Нариман авылында туып үсә. Гаиләдә алты бала була: Рифкать – икенчесе. Комбайнчы әтисе иртә таңнан караңгы төшкәнче басуда эшли. Малай кечкенәдән үк хуҗалык эшләренә тартыла: печән чаба, бура бурый, терлек көтә. Башлангыч мәктәпне – туган авылында, урта мәктәпне 10 чакрым җәяү йөреп күрше авыл мәктәбендә тәмамлый. Бу аны чыныктыра.
Югары сыйныфларда авыл хуҗалыгы техникасын үзләштерә башлый, комбайн белән ышанычлы идарә итә, туган колхозы эшенә үз өлешен кертә. Мәктәптән соң бер ел тракторчы булып эшли, аннары Төньяк флотта хәрби хезмәтен үти. Өч ел флотта хезмәт тагын бер тормыш мәктәбе була: Рифкать анда чаңгы һәм шахмат ярышларында беренче урыннарны яулый.
Хезмәтен тәмамлагач, озак уйлап тормый, инженер-механик белгечлеген сайлап, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Икенче курста укыганда Гөлсинә исемле кыз белән гаилә коралар. Гөлсинә аларның авылына Самарадан шәфкать туташы булып эшкә килә. Ул аның гомер буенча тугры юлдашы, таянычы була. Ә бер елдан соң гаиләдә уллары Рафис туа.
Алтын еллар
1976 елда яшь белгеч Рифкать Фәрдиевны юллама буенча Зәй районына эшкә җибәрәләр. Кадер авылындагы «Якты йолдыз» совхозында мастер-көйләүче булып эшли башлый, аннан Чыбыклыда «Родина» совхозында баш инженер вазифасында хезмәт куя. Чыбыклыда яшь гаилә бер әби белән бабайга фатирга кереп яши.
“Бабай белән әби без – яшь гаиләгә өйдә урын биреп, үзләре мунчага торырга чыгып киттеләр”, – дип искә ала ул.
«Сельхозтехника» ремонт-техник предприятиесендә эш борылыш этабы була. Башта Рифкать Мидхәтович – баш инженер, ә аннары управляющий булып хезмәт куя. Бу предприятиегә 16 ел гомерен багышлый һәм нәкъ менә шушы чорны аеруча җылылык белән искә ала.
Ул җитәкчелеккә килгәч, предприятие яңадан торгызыла. Оешма ел саен колхоз һәм совхозларны яңа авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итә, ә бригадалар аларга хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау белән шөгыльләнә. Яңа технологияләр ярдәмендә кырларда уңыш җыю темплары тизләтелә. Предприятие көче белән эш Зәй районында гына түгел, Түбән Кама, Сарман районнарында да алып барыла.
«Бу алтын еллар иде. Төзелеш эшләрен башладык. Мин эшкә килгәндә Иске Зәйдән Сарманга чыга торган урында басу иде. Эшчеләр өчен шунда йортлар салынды”, – дип искә ала ул.
Бу чорда “Сельхозтехника”да 600гә якын кеше эшли һәм аларның барысы да торак белән тәэмин ителә. Аның тырышлыгы белән Иске Зәйдә Ветераннар, Яшьлек, Чәчәк, Яр буе, Көнчыгыш, Макаров урамнары пәйда була, анда коттеджлар, өч катлы йорт калка. Аның кул астында котельная, 200 автомобильгә исәпләнгән гараж, комбайннар өчен депо, кислород цехы, К-700 тракторларына техник хезмәт күрсәтү станциясе, матди склад, детальләрне торгызу цехы, кибетләр һәм мәктәпләр төзелә. Эшчеләрнең үз ашханәсе һәм спорт залы барлыкка килә. Аннан аңа Апач авылындагы ярдәмче хуҗалыкны тапшыралар: анда ындыр табагы, ферма, киптергеч, склад төзелә, эшчеләрне ит белән тәэмин итү өчен үгезләр асрыйлар. Әхмәт авылында мәчетне яңартуда, Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә мәчет төзүдә дә зур өлеш кертә.
Рифкать Фәрдиев хезмәт кешесенә гадел карый, аларны эшләренә карап бәяли.
Зур үзгәрешләр еллары
1992 елда Рифкать Фәрдиевны район башкарма комитеты рәисе итеп билгелиләр. Бу зур үзгәрешләр чоры була: совет системасы үткәндә кала, ә райисполком рәисе вазифасын соңрак район башлыгының авыллар буенча урынбасары итеп үзгәртәләр.
Ул 90нчы елларда Советлар Союзы колхозчыларының оештыру съездында катнаша, ә 1995-1999 елларда агропромбанк белән җитәкчелек итә, шулай ук банк бинасын үзе төзи.
Рифкать Мидхәтовичның Зәй икмәк кабул итү предприятиесе генераль директоры вазифасында биографиясендә яңа мөһим бит ачыла. Ул вакытта предприятиедәге хәл бер дә сөенерлек булмый: ул зыянга эшли, өч ай хезмәт хакы түләнмәгән була, эчкечелек һәм урлашу чәчәк ата. Коллектив белән беренче җыелышта ук җитәкче үз позициясен төгәл билгели:
– Әгәр дә тагын бер тапкыр исерек хәлдә күрсәм, эштән куам, әгәр дә сез мине күрсәгез – мин китәм, – ди.
Әмма шул ук вакытта хезмәт шартлары үзгәрә, торак мәсьәләсе хәл ителә һәм хезмәт кешесе турында кайгырту алгы планга чыга. Нәтиҗәдә барлык хезмәткәрләр дә торак белән тәэмин ителә. Эшләүчеләрне предприятие хисабына Сочига, Кара диңгез буена ял итәргә җибәрәләр. Биләмәдә алма бакчасы булдыралар. Биредә хәзер нинди генә җимеш агачы үсми! Ул вакытта 55 мең тонна икмәк кабул итсәләр, хәзер бу сан 85 мең тоннага җиткән.
Предприятиене яңартып, ул аны лаеклы варисы – улы Рафис кулына тапшыра. Әти кеше – башкарма директор. Бүгенге икмәк кабул итү предприятиесе – заманча, эре, механикалаштырылган хуҗалык.
Зәй – аның язмышы
“Зәйне яратмасам, 50 ел монда яшәмәс идем. Булды шундый вакытлар, мине Казанга да, Чаллыга да зур вазифаларга чакырдылар. Әмма мин Зәйдән китәргә теләмәдем. Зәйне яратып яшим. Халкы әйбәт, монда минем балаларым туды, үсте. Миңа башка бер җирдә кирәкми”, – ди ул язмышы Зәй белән бәйләгәнгә шөкер итеп.
Рифкать Мидхәтович туган авылы Нариманда ел саен авыл бәйрәмнәре уздырып килә.
“Кыш буе бер кешесез, урман белән уратып алынган аулакта «йок-лаган» авылны иң беренчеләрдән булып Рифкать Мидхәтович кайтып уята. Рәхмәт аңа”, – ди авылдашлары.
Оныклары – Рәис, Әмир, Данияр, Самира һәм Амилә өчен ул – яраткан бабай гына түгел, зирәк остаз да. Кызы Гүзәл Казанда “Татэнерго” системасында әйдәп баручы экономист булып эшли.
Хезмәт төбе – хөрмәт
Рифкать Мидхәтовичның бәхете башкаларны бәхетле итүдә – хезмәт һәм яшәү өчен яхшы шартлар тудыруда, кешеләргә ярдәм итүдә.
Ул күпьеллык хезмәте өчен югары бүләкләргә – «Фидакарь хезмәт өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләренә, Россия һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыкларының Мактау грамоталарына лаек булган. «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемне йөртә, «Зәй районының мактаулы гражданины».
автор фотосы
Нет комментариев