Ул халык турында кайгыртып яшәде
Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы

Ул халык турында кайгыртып яшәде

Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында күренекле якташларыбыз белән таныштыруны дәвам итәбез.

Чираттагы язма Зәй шәһәренең халык депутатлары Советы рәисе, талантлы җитәкче, Зәй муниципаль районының почётлы гражданины Валериан Некратов турында.

Аны безгә актив хәбәрчебез Анастасия Шәймәрданова юллады.

Валериан Демьянович 1950 елның 1 маенда Кабан-Бастрык авылында туа. Әтисе Демьян Семёнович алтын куллы балта остасы, әнисе Зоя Максимовна укытучы була. Ул Югары Баграж, Таш Елга, Кабан-Бастрык, Липат, Карамалы мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 

Валериан Демьянович башлангыч белемне Кабан-Бастрык (Таш Елга) мәктәбендә ала. Аннан соң гаилә Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсенә күченә.  Анда урта белем алгач, хезмәт юлын Карамалы сигезьеллык мәктәбендә физкультура укытучысы булып башлый.  Булачак тормыш иптәше - Нератовка авылы кызы Надежда белән дә шунда таныша. Надежда аны армиягә озата һәм көтеп ала. Бер-берсенә ялкынлы хатлар язалар алар. Владивосток шәһәрендә хәрби-диңгез флотында су асты көймәсендә өч ел хезмәт иткәннән соң әти-әнисе янына әйләнеп кайта, сөйгән яры Надяга өйләнеп, Пермь шәһәренә китәләр. 1971 елда Валериан Демьянович - Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы А. Горький исемендәге Пермь дәүләт университетына, ә Надежда Пермь дәүләт медицина институтына укырга керәләр. Валериан Демьянович бер үк вакытта Пермь шәһәрендә өлкән инженер, управляющий урынбасары, “Запуралвторсырьё” трестының управляющие булып та эшли. Университетны уңышлы тәмамлап, Надежда Семёновна - терапевт, ә Валериан Демьянович промышленностьне планлаштыру буенча экономист квалификациясе ала. 

Үзенә кирәкле яхшы тәҗрибә туплап һәм өлгергән җитәкче булып Валериан Демьянович 1979 елда гаиләсе белән Зәйгә әйләнеп кайта. Ул автоагрегат заводында тәэмин итү бүлеге башлыгы, аннары коммерция мәсьәләләре һәм транспорт, экономика буенча директор урынбасары булып эшли. Аның актив эшчәнлеге, тырышлыгы нәтиҗәсендә заводта производствоны механикалаштыру һәм автоматлаштыру эзлекле рәвештә кертелә, төп производство мәйданнарында җитештерү культурасы һәм социаль-көнкүреш әһәмияте мәсьәләләре уңай хәл ителә. 

1987 елның апрелендә конкурс сайлауларында Валериан Демьянович күпчелек тавыш белән тимер-бетон конструкцияләр заводы (ЗЖБК) директоры итеп сайлана һәм кыска вакыт эчендә аны шәһәрнең рентабельле предприятиеләре рәтенә чыгара. Валериан Демьяновичның экономик яктан грамоталылыгы, эшне белүе, кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе һәм оештыру сәләте игътибарсыз калмый. Шул ук елның декабрендә депутатлар корпусы аны Зәй шәһәр Советы халык депутатларының башкарма комитеты  рәисе  итеп сайлап куялар. Бу югары вазифада эшләгәндә Валериан Демьянович үзен профессиональ оештыручы һәм тәҗрибәле җитәкче итеп күрсәтә. Төп игътибарны ул сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм бигрәк тә шәһәрне төзекләндерү, промышленность предприятиеләрен үстерү, транспорт һәм элемтә, сәүдә һәм җәмәгать туклануына юнәлтә. Аппаратта эшләүчеләр белән беррәттән шәһәр халкы өчен дә ишеге һәрчак ачык, сорулар белән мөрәҗәгать итүчеләрне тыңларга вакытын кызганмый, бер чакта да кире борып җибәрми. Шул ук вакытта үзенә һәм үзе белән эшләүчеләргә бик таләпчән дә була. Аның характерында гаделлек һәм кешеләргә карата ачык булу, намуслылык һәм яхшылык, кырыслык һәм демократиялелек, кеше фикерен тыңлау яхшы чагыла иде. Ул һәр эшне башлаганда сорауларны конкрет, дөрес куеп, башкаручыларга бурычларын аңлатып, үтәлешен тикшереп, эш барышында үзе дә һәрьяклап ярдәм күрсәтеп алып бара. Шәһәр Советы рәисе булып эшләгән вакытта Валериан Демьянович шәһәр халкының социаль мәсьәләләрен хәл итүдә зур дәрәҗәләргә ирешә һәм шуңа өстәп әле байтак кына кыенлыклар да була, бигрәк тә 20 мең кеше яши торган йортларга (бөтен халыкның 40 % тәшкил итә), Зәйдә, Иске Зәйдә, Заготзерно микрорайонында, шикәр заводы, Мирный, Бөгелде, Воздвиженка һәм Карамалы, аерым йортларда яшәүче хуҗалыкларга. 1989-1990 елларда проект документлары тулысынча хәзерләнеп бетеп, смета бәясе расланып бөтен эш бик авырлык белән республика программасына кертелә. 1990 елда йөзләгән тонна торбалар кайтартыла, Мирный микрорайоны, Ленин, Төзүчеләр, Октябрь (1960 елда төзелеп, газ баллоннарын гына файдаланучы), Зәйдәге унлаган күп квафатирлы өйләргә газ кертелә.

Иске Зәйне газлаштыру өчен шәһәр Советы каршына яңа проблема килеп баса -  ГППдан (Оренбург газы) Зәй сусаклагычы төбенә (озынлыгы 2 км, гомуми озынлыгы 10 км дан артык) газүткәргеч салу. 1991 елның көзенә бу бурыч та хәл ителә. Алга таба ГПП Иске Зәй газүткәргече егерменче гасырның туксанынчы еллары азагында һәм егерме беренче гасыр башында авылларны газлаштыру өчен база газүткәргеченә әверелә: Александр Бистәсе, Киселёвка, Урал, Югары Баграж, Урта Баграж, Сарсаз-Баграж, Югары Мәлем, Мәлем, Фёдоровка, Кәдек, Сармашбаш авылларында Президент программасын тормышка ашыруны тәэмин итә. 

Валериан Некратовка дистә еллар буе хәл ителмәгән мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә: Зәй-Дмитрово урау юлын төзү һәм Зәй сусаклагычына юлны ябу, анда бигрәк тә кышкы чорда күп юл-транспорт һәлакәтләре була. Шәһәрнең шәхси секторы, Заготзерно микрорайоны халкын, “Турист” җәмгыятенең шәхси гаражлары хуҗаларының актуаль мәсьәләсе баздан суны агызу һәм торак йортларның, юлларның һәм тротуарларның нигезен саклап калу максатыннан Карамалы елгасы үзәнен тирәнәйтергә кирәк була. Бу зур һәм кирәкле эш 1990-1991 елларның бер кышында башкарыла. Валериан Демьянович эшләгән чорда үзәк базар төзелә, диагностика үзәге һәм яңа хирургия корпусы, 35нче бистәдә 1000 урынлык урта мәктәп төзелеше башлана. Автовокзалның 250 пассажирга исәпләнгән яңа бинасы проекты раслана. Ни кызганыч, Валериан Демьянович бу зур планнарны тормышка ашырырга үз гаебе белән түгел, килеп туган ситуацияләр аркасында өлгерә алмый. 

Шулай ук ул эшләгән чорда “Дуслык байрагы”, “Знамя дружбы”, хәзер “Зәй офыклары”, “Новый Зай” газеталары редакцияләре бинасы, бүгенге көндә күренекле язучы Сөббух Рәфыйков исемен йөртүче үзәк китапханә кебек шәһәр һәм район өчен мөһим объектлар файдалануга тапшырыла. 1991 елда шәһәр Советы башкарма комитеты татар әдәбиятын, телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, үстерү турында тарихи карар кабул итә һәм Сөббух Рәфыйков исемендәге Мактаулы премия булдыра. Бүген бу премия лауреатлары 60тан артык кеше. Алар арасында шагыйрьләр, язучылар, музыкантлар, рәссамнар, районның аграр секторы һәм промышленность предприятиелары җитәкчеләре, аерым иҗат коллективлары һәм галимнәр бар. 1989 елда шәһәр Советы үзәк “Нур” мәчетен төзү өчен җир кишәрлеге бүлеп бирү турында карар кабул итә. 

Зәй-Әлмәт автотрассасы буйлап 100 гектардан артык мәйданда “Заман” совхозының төп файдаланудагы җирләреннән шәһәр белән янәшә үк бакчалар – яшелчәләр утыртырга җир бүлеп бирелгәне өчен, йөзләгән Зәй гаиләсе Валериан Демьяновичны әле дә яхшы сүз белән искә алалар. 

Ул халык турында кайгыртып яшәде һәм эшләде, хезмәт кешесенә зур игътибар белән карады, кешеләргә ярдәм итәргә тырышты. Валериан Демьянович кешеләр белән эшләүдә нечкә психолог та иде. Һәр җитәкчене эшлекле сыйфатлары буенча бәяли белде. Ул җитәкче этикасын һәрвакыт катгый үтәде. Көннең һәр сәгате, атнаның һәр көне эш регламенты нигезендә бүленгән була иде аның. 

Зәй шәһәре һәм Зәй районы администрациясе башлыгы һәм Зәй муниципаль районы берләшкән Советы рәисе вазифасыннан соң, Валериан Демьянович Зәй ГРЭСына директорның реконструкция буенча урынбасары итеп билгеләнә, анда ул 1993 елның гыйнварыннан 1999 елның августына кадәр эшли. 2004 елга кадәр “Камэнергозащита”  филиалы “Энергозащита фирмасы” директоры була. 2007 елның сентябренә кадәр Зәй шәһәрендә “ЖЭУ” ҖЧШендә консультант булып эшли. 

2007 елның 30 сентябрендә вафат була, ул Иске Зәйдә җирләнә. Валериан Демьянович “Мактаулы энергетик” исеменә лаек була. Аның исеме безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Анастасия Шәймәрданова.

Лаеш районы, Усад авылы.

фото музей архивыннан


Нет комментариев