Сугыш томанында калган балачак
Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы

Сугыш томанында калган балачак

Урта Баграж авылында яшәүче Анастасия Григорьева – сугыш чоры баласы.

Сугыш елларындагы тылдагы бар авырлыкны, ачлыкны ул ишетеп кенә белми. Сугыш башланганда, аңа нибары 9 яшь була. Бала, диярбез без. Ә ул буын кешләре каршы килер: ирен фронтка озаткан аналарның уң кулы ул, гаиләдә бар эшне башкаручы. Алай гына да түгел, колхоз эшләрендә катнашучы. Хәзер генә бала ул...

Ул – Сарсаз-Баграж авылы кызы, гаиләләре ишле булган, сигез балалы гаиләдә алтынчы бала - игезәк сыңары булып туа. Тик игезәге 10 көн генә яшәп кала. Әтисе Агей дәдәй - агач эшкәртү әртилендә десятник, әнисе төрле эштә йөрүче колхозчы була. Бөек Ватан сугышы башлануга, 1941 елнын августында әтисен фронтка алалар. Ул 352нче укчылар дивизиясенең 1162нче укчы полкы составында Мәскәү янында Волокамский тирәсендә сугышта катнаша һәм яралана. Красноярск өлкәсенең Канск шәһәрендә урнашкан госпитальдә дәвалангач, 771нче аерым инженерлык батальонында сапер булып сугышчан юлын дәвам итә. Батальон Ленинград өлкәсенең Сенявино авылы тирәсендә сугыша, Агей бабай шунда 1942 елның сентябрь аенда хәбәрсез югала. Шулай итеп, 7 бала әтисез кала, әниләре бик авырлык белән тормыш йөген тарта. Ач йоклаган көннәр дә еш була гаиләдә. Тик авырлыкларга карамый ана балаларын укытырга тырыша.

-Сугыштан кайтучы солдатларны каршы алырга авыл халкы белән каршы чыгулар, ире-әтиләре кайткан гаиләләр өчен шатланып елаулар әле бүген дә күз алдында тора. Әтисезлек ачысыннан еламый калган көнебез бик аз булды, тик шулай да кеше алдында сер бирмәдек, булдыра алган кадәр әнигә булыша идек, колхоз эшенә дә йөрдек яшь булсак та, - дип искә алу ул авыр көннәрне Анастасия түти.

Кыз җиде класс белем алгач, Минзәләнең зоотехниклар әзерләүче авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Ана кадәр ике ел колхозда үлчәүдә (весовщик) эшли әле ул. 1953 елда Урта Баграж егете Петр Григорьев белән гаилә корып җибәрәләр. Петр дәдәй пенсиягә чыкканчы шофер булып эшләде. Гаилә авылны, аның авыр хезмәтен үз итеп, беркая китмичә, колхозда хезмәт куя. Бу тату гаиләдә биш бала үсә.

Тик Анастасия апаның күңел почмагында бер китек урыны, йөрәк түреннән мәңге онытылмаслык ярасы бар. Улы Михаилы, килене Зинаида дөбердәтеп тормыш иткәндә, бу якты дөньядан китеп барды. Нинди генә сүзләр әйтеп, юатып була икән бу вакытта ананы...

Сугыш чоры балалары – алар башка. Тормыш кыйммәтләрен үзләренә генә хас сабырлык белән аңлыйлар.

Фотолар гаилә архивыннан.


Нет комментариев