17 июльдә Зәйдә яшәүче педагогик хезмәт ветераны Роза Газимова сиксәненче туган көнен каршылый.
Аның хезмәт юлын 40 ел дәвамында балаларга белем һәм тәрбия бирү, үз балаларын, оныкларын олы тормышка әзерләү бизи.
Роза Әхәтовна редакциябезгә үз гаилә тарихын сыйдырган калын гына папка белән килеп керде. Анда нәсел башында торган мулла бабай таныклыгы да, репрессияләнгән бабасын аклау турында белешмә дә, бүләкләү кәгазьләре һәм фронтовик әтисенең фотосурәтләре, шәҗәрә агачы схемасы, гаилә альбомыннан бер өем аклы-каралы рәсемнәр дә бар иде.
«Мин бик бәхетле кеше. Озак еллар татар гимназиясендә белем бирдем, бүген дә мине укучыларым хөрмәт белән искә алалар. Ирем абруйлы кеше булды, балаларым, оныкларым белән горурланам. Бүген алар – минем төп байлыгым», – ди Роза Әхәтовна.
Ул Чирмешән районының Иске Кади авылында динле мөселман гаиләсендә туа. Әтисе, бабасы һәм тагын җиде буын бабалары муллалар булган. Бабасы Шәрифулла Вәлиуллин (1892 елгы) Уфада укыган, указлы мулла булып хезмәт иткән. Ләкин ул яман елларда репрессияләнә, Соль-Илецк төрмәсе аша уза. Азат ителгәннән соң яңадан Нурлатта ислам нигезләрен укыта башлый, әмма сәламәтлеге какшау аңа озак яшәргә мөмкинлек бирми. Иң мөһиме – Роза Әхәтовна бабасын аклатуга ирешә.
Аның үз әтисе Бөек Ватан сугышында катнаша. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм Жуков медале белән бүләкләнә. Сугыштан соң ул авыл Советы рәисе булып эшли. Халык арасында алтын куллы оста буларак таныла. Кроватьлар, чаналар, сырлап бизәкләгән сандык-лар ясый.
Роза ханымның әнисе Кәримә белән әтисе Әхәт яучы аша кавыша. Алар никахлашкан көнгә кадәр бер-берсен күрмәгәннәр һәм бу союз бәхетле булып чыга. Алар 45 ел бергә яшәп, җиде бала тәрбияләп үстерәләр, барлык балалары да югары белемлеләр.
21 яшендә, Казан педагогика институтының химия һәм биология факультетын тәмамлагач, Роза Чирмешән районының Светлогорск бистәсе мәктәбенә юл тота. Аны биредә мәктәп директоры итеп билгелиләр. 1971 елда ул компартиягә керә, биш ел Чирмешән райкомында пропаганда бүлеге инструкторы булып эшли. Нәкъ шунда ул булачак ире Муллахаҗи белән таныша. Алар кавышкач Зәйгә күчеп киләләр.
«Ирем КАМАЗның тәгәрмәчләр заводының тәэмин итү бүлегендә эшли башлады. Үзем районның Төги авылында балалар бакчасы оештырып, аның мөдире булдым», – дип искә ала ул.
Тик беренче алган белгечлек буенча эшләү теләге көчле була Роза Әхәтовнаның. Ул химия-биология-не СПТУ-60та алып бара, аннары озак еллар татар гимназиясендә әйдәп баручы укытучы булып эшли. Хәтта лаеклы ялда да яраткан эшеннән аерыласы килми, озак еллар репетиторлык итә.
Язмыш Роза Әхәтовнага авыр сынаулар да әзерләгән. 46 яшендә аның тормыш иптәше кинәт вафат була. Йөрәк авыруы гомерен өзә. Ялгыз калса да, ханым үзендә яшәргә, улларын үстерергә һәм оныкларына җылылык бирергә көч таба. Уллары Айдар белән Айрат – югары белемлеләр, үз гаиләләрен корганнар, хәзер Казанда яшиләр. Роза Әхәтовна оныклары турында аеруча дулкынланып сөйли.
«Оныгым Алия яшьлек хыялымны тормышка ашырды – табиб булды, Казан медицина университетын тәмамлады. Минем өчен бу – зур шатлык. Шулай ук оныкларым Айзат һәм Рубин – КНИТУ-КАИны, кечесе Әмир IX сыйныфны тәмамлады”, – дип җылы итеп белдерә ул.
Роза Әхәтовна динле, догаларны яттан белә. Кул эшләренә дә оста, бәйли һәм тегә, туганнарына бүләкләргә кулларының җылысын сала.
«Минем төп хәзинәм – балаларым һәм оныкларым. Зәй минем өчен туган ягыма әйләнде, мин аның һәр почмагын, парктагы һәр агачны, һәр кешесен яратам. Ә ярата белгәндә, кеше яши ул», – ди ветеран педагог.
Сезгә, Роза Әхәтовна, хезмәтегез, ата-бабаларыгызның хәтерен сак-лаганыгыз һәм лаеклы буыннар тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт диябез. Исәнлек-саулык нык булсын, ә йортыгыз һәрвакыт яраткан оныклар, оныкчыклар тавышлары белән тулсын.
автор фотосы
Нет комментариев