Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Видео новости

Зәйнең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге өчен яңа бина әзерләнә

Хәзерге көндә подрядчы оешма стеналарны һәм фундаментны ныгыту, түбәне яңарту эше белән мәшгуль.

Район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге өчен яңа урын әзерләнә. Моңа кадәр алар административ корпуста эшләделәр. Бинаны төзекләндерү эшләре дәваханә откан “Татнефть” хәйрия фондының гранты хисабына башкарыла. Хәзерге көндә подрядчы оешма стеналарны һәм фундаментны ныгыту, түбәне яңарту эше белән мәшгуль.

Капиталь төзекләндерү өч атна элек башланган. Анда дүрт ашыгыч ярдәм бригадасы урнашачак. Шунда ук диспетчерлык хезмәте, ашханә, ял һәм юыну бүлмәләре булдыру каралган. Шулай ук гараж, автомобильләр ремонтлау өчен остаханә һәм ашыгыч ярдәм машиналарын юу урыннары да булачак. Бүлек хезмәткәрләре дә түземсезлек белән барлык уңайлыклары булган яңа урынны көтәләр.

Ашыгыч ярдәм – медицинада иң авыр хезмәтләрнең берсе. Узган елда Зәй халкына 16 меңнән артык беренче медицина ярдәме күрсәтелгән. Коллективта барысы 52 кеше хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев