Бәйрәм чарасы «Факел» лагере базасында узды.
Берәүләр кәшәкә белән туп тәгәрәтә, икенчеләр күргәзмә белән танышып үзләренең белемнәрен арттыра. Балалар лагерьлары фестивале әнә шундый чаралар белән узды. Зәйдә бу бәйге беренче тапкыр оештырылды.
Балалар ялы, лагерь тормышы һәрвакыт район җитәкчелеге игътибарында. Фестивальның тантаналы ачылышында район башлыгы да катнашты.
Өч сәгать дәвам иткән фестивальдә балалар спорт ярышларында, иҗади бәйгеләрдә, һөнәри осталык буенча мастер-классларда катнашырга өлгерделәр. «Гвардия» эзтабарлар хәрәкәте дә кызыксынучылар өчен күргәзмә оештырган.
Зурраклар волейбол, стритбол кырында уйнаса, кеченәрәкләр өчен командалы эстафета ярышлары оештырылган. Иң мөһиме-барысының да яхшы кәеф, җиңүгә өмет бар.
Спорт бәйрәме күтәренке рухта, алдагы сынауларга рухи көч туплап үтте. Киләчәктә ул районыбыздагы балалар лагерьлары арасында матур традициягә әйләнер дигән өмет бар.
Нет комментариев