Республика акциясе җиденче тапкыр уздырыла
Чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре махсус җиһаз аша узып, бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга килгәннәр. Өлкәннәр сынау алды контролен үтеп, бары тик паспорт һәм ручка белән генә имтихан тапшыру бүлмәсенә узалар. Парта артына утырып, рус теленнән биремнәрне эшли дә башлыйлар. Имтихан өчен якынча бер сәгать вакыт бирелгән.
“Әти-әниләр ЕГЭ тапшыра” республикакүләм акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала. Сынаулардан әтиләр дә куркып калмаган. Венера Закированың улы чыгарылыш сыйныф укучысы, тиздән аңа Бердәм Дәүләт Имтиханын тапшырасы. Шуңа күрә әни кеше баласын алда ни көткәнен белергә теләп, башта моны үзе эшләп карарга уйлаган.
Ата-аналар өчен Бердәм дәүләт имтиханы акциясен мәгариф һәм фән өлкәсенең федераль
Нет комментариев