Заинск-информ 16+
Рус Тат
Төзү-төзекләндерү

Зәйнең Җиңү проспектында урам юлын төзекләндерүгә керештеләр

Урамның 380 метр арадагы өлеше һәм 1800 кв.метр тротуар тулысынча яңартыла. Биредә эш күләмен “Татнефтедор” ҖЧШнең Зәй автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләре башкара.

Иң башта юлчылар элекекеге асфальт-бетон өслекне алалар. Шулай ук урам юлын киңәйтү максатында җәяүлеләр өчен киң калдырылган урынны тарайтыбрак эшләү күздә тотыла. Әлеге карар яз көне район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә эшче төркемнең урынга чыгып эш күләмен билгеләве нәтиҗәсендә кабул ителгән иде. Анда машиналарга юл читенә туктау тору урыннарын булдыру хакында сүз булды.

Эшчеләр юл кырындагы яшел зонаны эчкәрәк кертеп урнаштыру, бордюрлар куюны параллель төстә алып баралар. 

- Без Җиңү проспектында юлны киңәйтеп, парковка урынын иркенрәк итү планын куйдык. Бүгенге көндә әлеге урында 12 берәмлек техника эшкә җәлеп ителгән. 380 метр арадагы урам юлы 5700 кв. метр асфальт – бетон өслекне үз эченә ала. Моннан тыш 1800 кв. метрда тротуарларны яңарту планы тора, - дип аңлатты автомобиль юллары идарәсенең баш инженеры Алексей Спиридонов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев