Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Төзү-төзекләндерү

Зәйдә җылылык челтәренә планлы төзекләндерү эшләре башкарылачак

Зәйдә шәһәрнең җылылык челтәрен график нигезендә капиталь төзекләндерү буенча эшләрне ГРЭС оешмасы алып бара. Быел да әлеге эшләр башкарылачак.

12-25 август аралыгында иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр Нефтьчеләр проспекты һәм Октябрь урамнарының бер өлешендә гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия автомобиль юллары ябылып торачак. Бу участокларда җылылык челтәрләрен реконструкцияләү эшләрен башкаруга бәйле рәвештә транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләүләр кертелә. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең махсус карары бар, халыктан вакытлыча уңайсызлыкларга аңлап караулары сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев