Зәйдә үзәк ял паркында  балалар уен мәйданчыгының  икенче өлеше проекты игълан ителде
Төзү-төзекләндерү

Зәйдә үзәк ял паркында балалар уен мәйданчыгының икенче өлеше проекты игълан ителде

Зәйдә «Зәй крепосте» балалар мәйданчыгының икенче этабы игълан ителде: 2027 елда ул 0 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар өчен бердәм уен мәйданчыгы булачак.

Агымдагы  елда Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында  төп балалар мәйданчыгын тулысынча алыштырдылар. Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев сүзләренчә, балалар уен мәйданчыгындагы  элементларының хезмәт итү вакыты беткән, җиһазларны сертификацияләү тәмамланган, ә җитештерүче компания эшчәнлеген туктаткан, шул сәбәпле, конструкцияләрнең балалар өчен  куркынычсыз булуын тәэмин итү мәсьәләсе килеп баскан.

Ә яңартылган, 7-14 яшьлек балалар өчен тәгаенланган  комплексны шәһәр халкы яхшы кабул итте: ата-аналар таучыклар һәм менү элементлары булган мәйданчык заманча килеп чыкты, дип билгеләделәр. Ләкин кимчелек ачыкланды - кечкенә балалар өчен уен зоналары  җитмәве игътибарга алынды. Монда зәйлеләр сабыйлар өчен атынчыклар һәм зур комлыкның  юкка чыгуын әйттеләр. Халык җитәкчелеккә мөрәҗәгать итте, район башлыгы Разиф Кәримов мәсьәләне ТР шәһәрләрен үстерү фонды белән эшләргә кушты, ә аннары яңа концепцияне проектлауда шәхсән катнашты.

автор фотосы
автор фотосы

— Төзекләндерү программаларына игътибары өчен Татарстан Республикасы Рәисенә, шулай ук «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә  Нагумановага зур рәхмәтемне белдерәм, ул безнең идеяне хуплады һәм проектны 2027 елга программага кертергә ярдәм итте,  - дип ассызыклады Эмиль Галеев.

Иң кечкенәләр өчен үсеш зоналары

Икенче этапта гамәлдәге комплекс, проектның стилистик бердәмлеген саклап, кече яшьтәгеләр өчен яңа зоналар белән тулыландырылачак.

0 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балалар өчен зур комлык һәм өч сегменттан торган таган каралган. 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен зонага ике таучык һәм таган керәчәк. Җиһаз яшь үзенчәлекләренә җайлаштырылган һәм координацияне һәм җитезлекне үстерә. 

Барлык элементлар да нәниләр өчен куркынычсыз булуны күздә тотып  һәм  ата — аналарга янәшәдә тыныч кына ял итә алырлык итеп уйланылган: йомшак резина өслек бала егылганда травма алудан саклауны  тәэмин итәчәк, кече архитектура формалары уңайлы мохит тудырачак.

Уртак ял һәм куркынычсызлык

Яңа уен зоналарын  яктырту һәм видеокүзәтү белән тәэмин итәчәкләр — ата-аналар балаларының уеннарын карап вакытларын уңайлы уздыра алачак. Проект паркны гаиләләр өчен тарту ноктасы итүгә юнәлдерелгән.

- Без моның кирәклеген бик яхшы аңлыйбыз. Барлык таләпләрне ахырына җиткерәчәкбез, һәм балаларыбыз заманча һәм куркынычсыз урында уйный  алачак, - дип ассызыклады Эмиль Галеев.

Паркларны төзекләндерү һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру җирле хакимият эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып кала, мондый инициативаларны гамәлгә ашыру — район башлыгының шәхси контролендә. Яңартылган мәйданчыкны ачу 2027 елга планлаштырылган.
 


Нет комментариев