Юл куркынычсызлыгын уен аша үзләштерәләр
Юл куркынычсызлыгы

Юл куркынычсызлыгын уен аша үзләштерәләр

Бүген Зәйгә республиканың “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре десанты төште.

Алар шәһәрнең 2нче һәм 4нче мәктәпләре V сыйныф укучылары белән “Бел, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтә” (“Знаю, соблюдаю ПДД")  интерактив квестларын уздырдылар.

Республикакүләм чара

- Без Казан мәктәпләрендә һәм республиканың белем йортларына чыгып урта сыйныфларда укучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен уен форматында үзләштерү буенча төрле чаралар үткәрәбез. Менә бүген Зәйгә килдек, максатыбыз юлларда балалар-яшүсмерләр катнашындагы һәлакәтләрне булдырмау өчен балаларны юл йөрү культурасына өйрәтү, кагыйдәләрне үтәп хәрәкәт итүне аларда гадәткә әйләндерү. Чыннан да чараларда катнашкан балаларның соңрак без юл кагыйдәләренә игътибар итеп йөрүләрен күзәтәбез, - диде чараны оештыручыларның берсе Варвара Ваганова.

Менә инде 6 ел дәвамында республиканың “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” оешмасы менә шундый  интерактивный квестлар оештыра. Анда балалар уен форматында юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерәләр, игътибарлы җәяүлеләр, грамоталы пассажир булырга өйрәнәләр һәм үзләрен  машина йөртүчеләр һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ролендә сынап карыйлар. Чараларны оештырган вакытта урта сыйныф укучыларына аерым игътибар бирелә, чөнки нәкъ менә алар, статистика буенча, юл һәлакәтләренә еш очрый.

автор фотосы
автор фотосы

2нче мәктәп укучылары квестта катнашты

Шәһәрнең 2нче мәктәбендә уздырылган интерактив уенда безнең иҗат төркеме дә катнашты. Биредә бишенче сыйныф укучылары пассажирлар, транспорт чарасы белән идарә итүчеләр, җәяүлеләр ролендә командаларга бүленеп төрле ситуацияләрдә үзеңне ничек дөрес тотарга, кагыйдәләрне үтәргә икәнен барладылар. Мәсәлән, пассажирлар ролендә алар транспорт чарасына утыру һәм төшү, куркынычсызлык каешларын һәм балалар кәнәфиләрен куллану кагыйдәләрен тикшерделәр.

Машина йөртүчеләр ролендә үзләрен сынаганда  велосипед һәм самокат йөртүчеләр буларак  экипировка, яктылык кайтаручы элементлар һәм җаваплылык турында фикер алыштылар. Җәяүлеләр ролендә  юлны кичкәндә кулдагы смартфонның нәрсә белән куркыныч булуын ачыкладылар.

автор фотосы
автор фотосы

Мәктәпнең  яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды актив

Ә 2нче мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды юл иминлегенә кагылышлы һәр төрле чарада актив булулары белән билгеле.

-  Мәктәбебездә яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды унбиш ел эшли. Бүгенге көндә  2 отрядта 42 укучы исәпләнә. Мәктәпнең отряд вәкилләре ел саен "Иң яхшы яшь юл хәрәкәте инспекторы отряды”, "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсларында җиңүчеләр яки призерлар булалар, "Имин күчү", "Бел һәм үтә!" кебек юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чаралар һәм акцияләр үткәрәләр. "Игътибар-балалар!", "Каешыңны эләктер!", "Яктыр!" һәм башкалар профилактик акцияләрдә актив катнашалар.

Моннан тыш безнең укучылар беренчедән тугызынчы сыйныфка кадәр  ел саен "Учи ру" порталында "Имин юллар" олимпиадасында катнашалар. Әле 2025-2026 уку елында 3нче “А” сыйныфы укучылары һәм ата-аналары "Ата-аналар куркынычсызлык өчен" видеороликлар конкурсында җиңүчеләр булдылар. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлфинә Хөснетдинова "Юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту нигезләренә өйрәтү буенча иң яхшы педагог "республика конкурсының муниципаль этабында җиңү яулады. Шулай итеп, мәктәптә балигъ булмаганнарның юлда үз-үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру буенча актив эш алып барыла, - диде оештыру эшләре педагогы Елена Красильникова.

Ә бүгенге чарада балалар юл кагыйдәләрен хәтерләрендә яңарттылар һәм иң мөһиме  юлда куркынычсызлыкның  һәркемгә бәйле булуын аңладылар. Чара азагында  һәр катнашучыны сертификат һәм яктылыкны кире кайтара торган брелокка ия булды.


Нет комментариев