Бу көннәрдә Зәй эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе Петр Тимаськов һәм аның урынбасары Людмила Тибилова «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеме цехында булды.
Ветераннар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен җыелган акчаны активистларга тапшырды. Алар маскировка челтәрләре үрүчеләр белән аралашты. Эчке эшләр бүлеге ветераннарыннан җыелган акча маскировка челтәрләр үрү өчен тукымалар алу һәм алгы сызыкка кирәкле әйберләрне җибәрү өчен өчен тотылачак.
— Бүлек ветераннар советы читтә калмый: без хәрби хезмәткәрләргә даими ярдәм итеп киләбез. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Ватанны саклаган өчен безнең барлык егетләребезгә рәхмәт белдерәбез! — ди Людмила Тибилова.
Мондый ярдәм тылны һәм фронтны берләштерә: бу - гади матди ярдәм генә түгел, ә җәмгыятьнең хәрби бурычын үтәүчеләрне истә тотуының дәлиле.
Нет комментариев