Зәйдә өлкән буын өчен кул эшләре көне күңелле үтте
Яңалыклар

Зәйдә өлкән буын өчен кул эшләре көне күңелле үтте

Ел саен 16 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кул эшләре көнен Социаль фондның Зәйдәге клиентлар хезмәте каршында эшләүче өлкән буын аралашу үзәгендә дә күркәм төстә үткәрделәр.

Биредә  кул эшләре күргәзмәсе һәм мастер-класслар әзерләнде, анда осталар чигү, бәйләү һәм башка һөнәрләрнең серләре белән уртаклаштылар. Мондый иҗади очрашулар үзәктә  күркәм традициягә әверелде. Даими рәвештә мастер-класслар  оештырыла, өлкән буын кешеләренә яңа күнекмәләр үзләштерергә һәм фикердәшләре арасында ял итәргә мөмкинлек тудырыла.


Нет комментариев