Бүген Артур Терешинның эшкә урнашу һәм белем алу белән беррәттән киләчәккә төгәл планнары бар.
Тиздән фонд ярдәме белән ул спорт протезы алачак һәм, ниһаять, улы белән бергә футбол уйный алачак.
«Ватанны саклаучылар» фондының Зәй филиалы ярдәмендә махсус хәрби операция ветераны, кече сержант Артур Терешин “Росгвардия”гә эшкә урнашты һәм бүген Казан инновацион университетында белем ала.
Артур актив яшәү рәвеше алып бара: район-шәһәрдә узучы спорт һәм патриотик чараларда катнаша, «Патриотизм гамәлдә: Буыннар диалогы» фонды филиалы проекты кысаларында Батырлык дәресләре үткәрә.
Хәрби юл
Ләкин аңа бу юл җиңел бирелмәде. Артурның хәрби юлы махсус хәрби операциягә кадәр бик күп алдан башлана: контракт буенча ул һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә, ә запаска чыкканнан соң тыныч тормышка кайта -видеокүзәтү системаларын урнаштыру буенча белгеч булып эшли, планнар кора. Ләкин илдә мобилизация игълан ителгәч, Артур читтә кала алмый: хәрби комиссариатка үзе повестка сорап бара, янә илне сакларга китә.
Хәрби операция зонасында ул сапер-разведчик булып хезмәт итә. Башта Луганск, аннан Донецк юнәлешләрендә хәрби бурычын үти. Әмма 2024 елның 1 августында язмыш усал шаярту әзерләгән булып чыккан: чираттагы сугышчан бурычны үтәгәндә пехота минасы шартлап, Артур аягын өздерә.
Батырлык өчен – орден-медальләр
Хәрби зонада күрсәткән батырлыклары, кыюлыгы, хәрби заданиеләрне уңышлы үтәгәне өчен Артур Терешин Батырлык ордены, Суворов медале, «Миналардан арындырган өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре, «Батырлык өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Спорт протезы хыялын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк
Туган ягы Зәйгә кайткач, ул «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалына мөрәҗәгать итә. Социаль координатор егетне шәхси озатуга алган: тиешле түләүләрне рәсмиләштерергә һәм тернәкләнергә ярдәм иткән.
- Озакламый Артурга спорт протезы биреләчәк - документлар инде әзер һәм тиешле урынга җибәрелгән. Спорт протезы Артурга спорт белән актив шөгыльләнергә генә түгел, ә күптәнге хыялын - улы белән футбол уйнау хыялын тормышка ашырырга да мөмкинлек бирәчәк. Улы футбол белән шөгыльләнә һәм тиздән әтисе аның белән бергә футбол уйный алачак, — ди социаль координатор.
Нет комментариев