14 ноябрьдә Зәйдә «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеме оешуына дүрт ел тулуны билгеләп үтте.
Нәтиҗәләр: челтәрләр, экипировка, гуманитар ярдәм
Бу чорда волонтерлар 700 мең квадрат метрдан артык маскировка челтәре, шулай ук сугышчылар өчен саклану экипировкалары, дәвалау мазьлары, тиз әзерләнә торган ризыклар, эчке киемнәр һәм тагын башка бик күп әйберләр әзерләп, махсус хәрби операция зонасына озатты. Хәзерге вакытта хәрәкәт федераль дәрәҗәгә күтәрелде: хәрби хезмәткәрләр Зәй волонтерлары белән тыгыз элемтәдә эшли, зәйлеләр үргән маскировка челтәрләренә заявкалар бик күп. "Зәй челтәрләре иң сыйфатлысы, иң ныклысы", - ди хәрбиләр.
Маскировка челтәре үрү эшен районда Елена Хисаметдинова оештырды.
Башлангыч: бер фатирдан 33 ноктага кадәр
Барысы да гади фатирда башланган: Елена Викторовна видео һәм инструкцияләр буенча маскировка челтәре үрергә өйрәнгән һәм үз фатирында беренче стойканы урнаштырган. Башта халыктан җыелган тукымаларны тиешле төскә буяп челтәрләр үрелсә, аннан волонтерлар профессиональ материаллар белән эш итә башлады.
Беренче адым иң авыры булган: тәҗрибә дә, җиһаз да юк. Ләкин тиз арада битараф булмаган зәйлеләр маскировка челтәрләре үрү эшенә алынган. Бердәм команда тупланган.
Бүген Зәй районында 33 маскировка челтәре үрү ноктасы эшли. Алар авылларда һәм Иске Зәй, Мирный бистәләрендә урнашкан. Зәйдәге төп цех аларны материал белән тәэмин итә һәм эшне оештыруда ярдәм күрсәтә. Волонтерлар хәрбиләрдән кергән заявкалар буенча гуманитар ярдәмне махсус хәрби операция зонасына үзләре дә илтәләр.
Фронт та, тыл да бердәм
Тантаналы чара Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып китте, катнашучылар бер минут тынлык белән һәлак булган хәрби хезмәткәрләрне искә алдылар.
«Дүрт ел – бу меңләгән сәгать хезмәт, йөз меңләгән үрелгән челтәр, бер зур волонтер гаиләсенә әйләнгән меңләгән кеше. Бүген без эшне ничек башланганны искә төшерербез, нәтиҗәләр ясарбыз һәм, әлбәттә, уртак эшебезгә үз өлешләрен керткән һәркемгә рәхмәтләребезне белдерәбез», – диде Елена Хисаметдинова.
Ватан иминлеге сагында торучы улларын, хәрбиләрне кайгыртучы игелекле йөрәкле волонтерлар хәрәкәтнең дүрт еллыгы уңаеннан бик күп котлаулар кабул итте. Алар янында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, күрше районнардан волонтерлар Марина Глебова, Юлия Иваненко, спонсорлар һәм башкалар булды.
«Меңләгән ир-ат махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеген саклап, батырлык һәм кыюлык күрсәтәләр. Сез Ватан сакчыларына ярдәм итүдә, җиңүне якынайтуда зур эш башкарасыз. Сезнең үрнәгегезгә карап шуны әйтергә мөмкин: фронт та, тыл да бердәм. Сез безнең хәрби хезмәткәрләр өчен ышанычлы тыл булдыгыз, сезнең эшегез нәтиҗәсендә меңләгән кеше туган якның кайгыртуын һәм җылысын тоя», – диде Петр Уразайкин, район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлау сүзләре җиткереп.
Рияз Комаров та волонтерларга эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул аларга Әлмәт фабрикасында тегелгән җылы оекбашларны бүләккә алып килгән иде.
Хәрбиләрдән рәхмәт сүзләре
Чарада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар да бар иде.
«Скальпель» позывнойлы хәрби Юрий Сидиряков хатыны Ксения белән килгән иде: «Зәйнең маскировка челтәрләре үрүчеләре булмаса, анда бик авыр булыр иде. Чөнки барысын да дошман күзеннән капларга кирәк. Маскировка челтәрләре хәрби хезмәткәрләрнең гомерен саклый һәм аларга көн саен ихтыяҗ зур» - диде ул.
Кичәнең сюрпризы «Миней» позывнойлы хәрби хезмәткәрнең хатыны Алина белән килүе булды. 2023 елда үз теләге белән контракт төзегән Иске Зәй егете бүген взвод командиры булып хезмәт итә. Аның бурычы – алгы сызыкны боеприпаслар, азык-төлек һәм су белән тәэмин итү.
«Мин Зәй волонтерларына 2024 елда мөрәҗәгать иттем. Алар ул вакытта безгә кирәк булган бик күп нәрсәне җибәрделәр. Шуннан бирле аларның безгә күпме тапкыр ярдәм иткәннәрен санап бетерә алмыйм. Ә «леший» костюмнарына егетләр кайсы яктан гына заказ бирмиләр. Төсләр гаммасы, тегүе, формасы буенча иң яхшылары - Зәйдә тегелгәне. Бу чыннан да инде волонтерлар төркеме генә түгел, ә бер зур гаилә булып беттек», — диде “Миней”.
Ул туган яктан килгән ярдәмнең хәрби зонада зур көч бирүен ассызыклый.
Барысы да Җиңү өчен!
Цех буенча экскурсияне кунакларга Роза Муратова - төркемнең беренче көннәреннән үк волонтеры үткәрде.
«Мин шундый мөһим мизгелдә читтә кала алмадым. Башта төрле волонтерлар төркемнәренә ярдәм иттем, ә Зәй төркеме ачылгач, шунда ук монда килдем», — дип уртаклашты ул.
Чараны сәнгать мәктәбенең «Вдохновение» коллективы музыкаль чыгышлары бизәде. Талантлы балалар Ватанны ярату, ватанпәрвәрлек турында җырлар башкардылар.
Бүген «Zаинск с Vами» — меңләгән волонтер, дистәләгән үрү ноктасы һәм хәрбиләрдән заявкаларның өзлексез агымы. Бу хәрәкәтнең тиңдәшләрен Татарстанда гына түгел, ә бөтен Россия буенча да табу кыен.
-Бүген барыбызны да бер теләк, бер максат берләштерә - махсус хәрби операциядәге ир-егетләребез җиңү белән тизрәк туган якларына әйләнеп кайтсын. Ә без аларга ничек ярдәм итә алабыз, шулай эшлибез, шул рәвешле үз өлешебезне кертәбез. Күмәк көч яу кайтара, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Без көчләрне берләштереп кенә авырлыкларны җиңә алабыз. Бергә булганда - без көчле! – ди Елена Хисаметдинова.
Нет комментариев