Зәй чаңгычысы Вадим Бирюковны хәрби  хезмәткә озаттылар
Яңалыклар

Зәй чаңгычысы Вадим Бирюковны хәрби хезмәткә озаттылар

Олимпиада чемпионы Федор Симашев исемендәге Зәй спорт мәктәбендә республикада билгеле чаңгычы Вадим Бирюковны хәрби хезмәткә тантаналы озату булды. 19 ноябрьдә Вадим чик сакчылары сафларын тулыландырачак һәм спорт ротасында хезмәт итәчәк.

Мәктәптә аны бүләкләре буенча гына түгел, көндәлек хезмәте: иртә күнегүләр ясавы, техника өстендә эшләве, хәлиткеч моментта җыела белүе буенча да беләләр. Нәкъ менә шушы сыйфатлар аңа спорт ротасында да кирәк булачак, хәрби  хезмәт чорында да аңа тренировкалар еш булырга һәм ярышларда катнашырга туры киләчәк.

Остазлары билгеләп үткәнчә, спорт мәктәбендә шөгыльләнү елларында Вадим нәтиҗә өчен җавап бирүче һәм иптәшләренә ярдәм итә белүче спортчы булып үскән. Федор Петрович Симашев үрнәген биредә барысы да белә: якташыбыз чик буе гаскәрләрендә бөек спортчы юлын башлап,  Олимпия чемпионы булды. Мәктәптә тәрбияләнүчеләр өчен бу тарих кына түгел, ә ориентир — дисциплина һәм үҗәтлек.

Мәктәп җитәкчелеге Вадимның әти-әнисенә яхшы тәрбия биргәннәре өчен, ә спортчының үзенә республика һәм Россия ярышларында мәктәпне лаеклы тәкъдим иткәне өчен рәхмәт белдерде. Аңа спорт формасын саклап калырга, яңа дуслар табарга һәм бу мөһим этапны намус белән узуын теләделәр. Кече яшьтәгеләр  өлкән иптәшләренә тиңләшергә вәгъдә иттеләр.

Вадим үзе тренерларга һәм мәктәп коллективына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Ул тренировкаларны дәвам итәчәген һәм кайткач чаңгы юлына кайтырга ниятләвен билгеләп үтте.


Нет комментариев