Конкурста җиңүчеләр Татарстанның сәләтле балалары һәм яшьләре республика реестрына кертеләчәк.
16 ноябрьдә Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында «Яшь талантлар» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында Зәй балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә бар иде.
Конкурсның төп бүләген – Гран-при дипломы һәм акчалата сертификатны виолончельче Зарина Әхмәтшина (укытучысы – Люция Кадырова, концертмейстеры – Ирина Рыжова) яулады.
II дәрәҗә лауреат дипломын пианистка Мария Сосенкова алды (укытучысы – Елена Кускова).
Конкурс нигезләмәсе нигезендә һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә конкурста җиңүчеләр – I, II һәм III дәрәҗә лауреатлар Татарстанның сәләтле балалары һәм яшьләре республика исемлегенә кертелә.
- фотолар музыка мәктәбеннән
Нет комментариев