Заинск-информ 16+
Рус Тат
Төзү-төзекләндерү

Зәйдә район җитәкчеләре капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карадылар

Зәй районы һәр елдагыча быел, 2026 елда да федераль, республика программаларында катнаша, грант һәм муниципаль программалар кысаларында җитди эшләр бара.

Бу көннәрдә әлеге программалар буенча гамәлгә ашырыла торган  капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын планлы карау булды. Анда  район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, төзелеш оешмалары җитәкчеләре белән берлектә капиталь ремонт һәм төзелеш объектларында киңәшмә үткәрделәр. Шундый сөйләшүләр Чыбыклы  авыл мәдәният йорты бинасында булды. Биредә «СМП-Нефтегаз» АҖнең грант һәм  республика  программаларын гамәлгә ашыру кысаларында ремонт эшләре алып барыла.
 

Үткәрелә торган ремонт чараларының агымдагы торышына бәя бирелде, башкарылган күләмнәрнең проектларны гамәлгә ашыруның расланган срокларына туры килүен карадылар, шулай ук хезмәтне саклау һәм техника иминлеге таләпләренең үтәлешен тикшерү үткәрелде.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру Зәй муниципаль районында яшәүчеләрнең уңайлылык дәрәҗәсен һәм мәдәни ял итү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Төзекләндерү «Гаилә» милли проектына керә торган «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасы буенча башкарылачак.
 

Фотолар район башкарма комитеты социаль челтәреннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев