Зәйдә юллар яңара
Бу минутларда Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә махсус комиссия чираттагы тапкыр район территориясендә алып барылучы капиталь төзелеш, төзекләндерү объектларын карый.
Хәзерге вакытта халык тарафыннан сорау зур булган “Зәй-Бохарай” автомобиль юлын төзекләндерү эшләре кызу тепмлар белән бара. Комиссия дә әлеге эшне күздән кичерүгә зур игътибар бирде. Биредә юлның аеруча тузган ике өлешен яңарту бара. Бер урында 3,6 километр, икенче урында 2,9 километр арада юлны бер метр тирәнлектә казып алып, өр-яңадан капиталь ныклыкта итеп ясыйлар. Эшне инде районда хезмәт сыйфаты белән сыналган “Волга-Автодор” ҖЧШ оешмасы башкара.
фотолар район башлыгының матбугат хезмәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев