Заинск-информ 16+
Рус Тат
Төзү-төзекләндерү

Зәйдә яңартылган стоматология бүлегенә беренче пациентлар килде

Бүген Зәйдә капиталь төзекләндерүдән соң район үзәк дәваханәсенең стоматология бүлеге беренче пациентларны кабул итте. Өч ай вакыт эчендә танымаслык булып үзгәргән, заманча шартлар тудырылган стоматология поликлиникасына килгән зәйлеләр канәгать калуларын белдерәләр.

“Күпме генә вакыт узды, ә теш дәвалау үзәге искиткеч шартлар белән каршы алды үзебезне. Югары квалификацияле профессионалларның заманча аппаратларда, уңай шартларда кабул итүенә сөенеп туймаслык. Күптән көтелгән төзекләндерүнең шулай тиз арада башкарылуы могҗиза кебек”, - ди шәһәрдәшебез Людмила Сәхәбиева.

Аның сүзләрен Геннадий Берданов та хуплады. 

“Әлбәттә,  элекке бина белән чагыштырырга мөмкин дә түгел. Мәсәлән, пациентлар өчен мөһим булган теш дәвалау кабинетларын яңартудан тыш, башка уңайлыкларны да күз уңында тотканнар. Үз чиратыңны көтеп утыру коридорында ук уңайлы санузел барлыкка килгән. Мин үзем инде ун еллап табиб-стоматолог Владислав Московка йөрим, бик канәгатьмен биредә күрсәтелүче югары сыйфатлы хезмәттән. Капиталь төзекләндерү чорында да кабул итүләр туктамады, үзәк дәваханәдә территориясендәге бинада пациентларны кабул иттеләр. Мин шунда 5 декабрьгә кабул итүгә язылган идем, шул көнне инде 8 декабрьдә стоматполиклиника ачылачагын әйттеләр. Уңайсызлыкларны сизмәдек тә”, - диде ул. 

Биредә хезмәт куючылар, табиблар да уздырылган капиталь төзекләндерүгә бик шат. Әле ике ел ярым гына монда хезмәт куючы табиб-стоматолог Антон Карасев, модернизациянең һәряклап уңай булуын әйтә. 

- Яңартылган, уңай бинада, заманча аппаратуралар белән эшләү әлбәттә җиңел. Эш сәгате вакытында шәхсән үзем 10-15 кешене кабул итәм, бөтен шартлар заманча булу сәбәпле ниндидер тоткарлыклар булмау, тиз дәвалау үткәрергә мөмкинлек бирә. Пациентлар да канәгать, - ди табиб.  

Зәйдә 1987 елда ачылган стоматология бүлеге инде шактый тузган, зур төзекләндерүне көтә иде. Шуны күздә тотып район хакимияте башлангычы белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аша мәсьәлә хәл ителде.  Өч ай эчендә 53 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарылды. Стоматология бүлеге мөдире Ринат Насыйбуллин белдерүенчә, төзекләндерү барышында кешеләр өчен уңайсызлыклар булмасын өчен барысы да эшләнгән.

- Күптән көтелгән төзекләндерү мәсьәләсе хәл ителүгә без бөтен коллектив белән бер тәүлек эчендә аппаратураларны үзәк дәваханәдәге бинага күчереп, икенче көнне үк пациентларны кабул итәргә керештек. Төзекләндерелгән бинага яңадан күчү дә шул темпта башкарылды. Ачылганнан бирле ремонт уздырылмаган бина тулысынча яңартылды. Канализация, су белән тәэмин итү, вентиляция системалары тулысынча алыштырылды. Электр челтәре яңартылды, түбә алыштырылды. Шулай ук барлык дәвалау, процедуралар кабинетлары СанПин таләпләренә җавап бирерлек итеп үзгәртелде, санузел урыннары “Уңайлы мохит” программасы буенча эшләнде. Фасад үзгәртелде. Әле физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне хезмәткәрләр чыгып каршы алсын өчен махсус звонок кнопкасын да тышкы якка урнаштырдык. Ә теш дәвалау процессына килгәндә, ремонтка кадәр 2023 елда безнең стоматология бүлеге заманча, яңа  аппаратура белән тәэмин ителгән иде. Кыскасы, бүлекне яңарту комплекслы алып барылды, - дип сөйләде Ринат Маратович.

Стоматология бүлегендә бүгенге көндә 40 хезмәткәр эшли, шуларның 17се –  табиблар. Бүлек тиешле кадрлар белән тәэмин ителгән. Биредә терапия, хирургия, ортопедия буенча югары квалификацияле хезмәт күрсәтелә.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев