Заинск-информ 16+
Рус Тат
Төзү-төзекләндерү

Зәй шәһәренең төп тукталышларында яңа заманча павильоннар барлыкка киләчәк

Якын арада шәһәрдә маршрут автобусларының 5 яңа тукталыш павильоны һәм 2 махсус тукталыш мәйданчыгы урнаштырылачак.

Район,  шәһәр мохитен төзекләндерү буенча комплекслы программаны гамәлгә ашыру кысаларында, шәһәр хакимияте  җитәкчелеге тукталыш комплексларын масштаблы реновацияләүгә акча бүлеп бирүне раслады. Әлеге инициатива халык өчен  уңай шартлар тудыруга һәм шәһәр тирәлеген заманча итеп үзгәртүгә юнәлдерелгән.
Эшләрнең беренче этабы, шәһәр эче автобуслары маршрутының биш төп ноктасында тукталыш павильоннарын алыштыру булачак. Алар Икмәк кабул итү бистәсендәге Заводская урамының ике ягында да  «Шикәр заводы» тукталышлары;  Октябрь урамындагы “Санэпидстанция” тукталышы;  Тавлин урамында ике яклап  “Акчарлак” тукталышлары павильоннары.
Эшләр берничә этапта башкарылыр дип планлаштырыла. Башта заманча эстетика һәм функциональлек стандартларына җавап бирми торган конструкцияләр сүтелә, ә аннары алар урынына яңа, уңайлы һәм технологик павильоннар урнаштырылачак. Бу шәһәр халкын транспорт көткәндә яңгыр, кардан  саклау өстенә,  урамнарның визуаль җәлеп итүчәнлеген дә сизелерлек арттырачак.


"Әлеге инициатива – шәһәр мохитен төзекләндерү буенча масштаблы стратегиябезнең мөһим өлеше. Заманча һәм эстетик шәһәр инфраструктурасы, беренчедән  уңайлы шартлар тудыру булса, икенчедән  гармонияле, җәлеп итүчән мохит булдыруның төп элементы да, ул туризм үсешенә ярдәм итә”, - диде  шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Павлова.

 

Фотолар шәһәр башкарма комитетыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев