4 августта Зәй район башлыгы Разиф Кәримов муниципаль район территориясендә урнашкан капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты.
Эш сәфәре барышында юл инфраструктурасы, торак фонды, мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре һәм иҗтимагый киңлекләрне үз эченә алган 16 мәйданчыкта булды.
Эш Зәй – Бохарай автомобиль юлында алып барыла торган капиталь ремонттан башланды. Аннан район башлыгы Иске Зәй бистәсендәге Яшьлек урамы, 5нче йорт адресы буенча күпфатирлы йортта, шулай ук Югары Пәнәчедә авыл җирлеге бинасы төзелеше мәйданчыгында булды. Карап чыгылган объектлар арасында Заречная урамы, 20нче йорт, Октябрь урамы, 1нче йорт һәм Нефтьчеләр проспекты, 30нчы йорт, шулай ук ятим балалар өчен төзелә торган 8 фатирлы торак йорт бар.
Разиф Кәримов социаль объектларга аерым игътибар бирде. 6нчы мәктәптә ул ашханә блогын капиталь ремонтлау эшләренең барышын тикшерде. Шулай ук район башлыгы универсаль спорт залы төзелешенең һәм Ринат Фәрдиев исемендәге паркны төзекләндерүнең торышына бәя бирде. Эшлекле визит кысаларында Җиңү бульварында махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр һәм локаль сугышлар ветераннарына багышланган мемориаль комплексны реконструкцияләү эшләре дә каралды.
Фото район сайтыннан.
Нет комментариев