Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Төзү-төзекләндерү

Зәй федераль проект ярдәмендә үзгәрүен дәвам итә

Зәйлеләр быел да «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында 2027 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый территорияләр өчен онлайн-тавыш бирүдә катнаштылар. Монда актив эшчәнлекне волонтерлар алып барды.

2019 елдан Зәйдә «Тормыш  өчен инфраструктура» илкүләм  проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты актив гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә Зәй елгасы яры, «Энергетик» Мәдәният йорты каршындагы  мәйдан һәм «Яшьләр » паркы үзгәрде.
Яңартылган иҗтимагый киңлекләр халыкны җәлеп итү үзәкләренә әверелде. Бүген биредә шәһәр бәйрәмнәре, концертлар, ярминкәләр һәм гаилә чаралары уза.
Быел зәйлеләр 2027 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый территорияләр өчен онлайн-тавыш бирүдә катнаштылар. Ике айга якын волонтерлар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре киләчәк проектларны сайлауда катнашуның мөһимлеге турында сөйләделәр. Тавыш бирү йомгаклары шәһәр мохитен алга таба үстерү, яңа уңайлы ял итү зоналары булдыру һәм Зәйдәге уңай үзгәрешләрне дәвам итү өчен нигез булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев