Изге Макарий храмы төзелеше өчен исемле кирпеч сатып алып, исемне мәңгеләштерергә була
Изге Макарий храмы төзелешенә үз өлешен кертергә теләүчеләр, теләгән һәр кеше үз исемен Изге Макарий храмын төзүчеләр исемлегендә мәңгеләштерә ала.
900дән артык зәйле Изге Макарий храмының булачак диварларында үз исемнәрен мәңгеләштергән инде.
Зәйдә Изге Макарий хөрмәтенә махсус хәрби операциядә Җиңүгә багышланган храм төзелә. Кышка төзелеш эшләре туктатылды, әмма төзелешкә акча җыю дәвам итә. Шәһәрдә һәм районда яшәүче һәркем бу изге эшкә үз өлешен кертә ала.

Моның өчен «исемле кирпеч» акциясе аерым мөмкинлек булды.
- Исемле кирпеч сатып алучыларның исемнәре храм диварларында мәңгеләштерелә. Игелекле эштә катнашуыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Таныклыкларны Изге Макарий храмы кибетеннән сатып алырга мөмкин, - ди чиркәү казначее Зинаида Иванова.
«Исемле кирпеч» - ул чиркәү һәм монастырьларны төзүдә күркәм православие традициясе. Исемле кирпечләрне чиркәү төзелешендә катнашырга теләүчеләр генә түгел, ә якыннары, туганнары һәм инде үлгәннәр турында кайгыртучылар да сатып ала. Бу – Ходай йортының стеналарына исеме язылган кешеләргә дога барып ирешү дигән сүз.
Җыелган акчаларга чиркәү төзелеше өчен кирпечләр һәм башка төзелеш материаллары сатып алыначак, ә иганәчеләрнең исемнәре чиркәү диварларына язылып, һәр литургия вакытында искә алу өчен махсус чиркәү китабына кертеләчәк.

Хәзер Раштуа уразасы булуга карамастан, приходта тормыш кайный. Раштуа бәйрәменә әзерлек актив бара. Балалар өчен бүләкләр сатып алына, бәйрәм программасы һәм Раштуа чыршысы әзерләнә.
фотолар чиркәүдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев