Юл яңартылу сәбәпле, Зәйнең Җиңү проспекты вакытлыча ябыла
Төзү-төзекләндерү

Юл яңартылу сәбәпле, Зәйнең Җиңү проспекты вакытлыча ябыла

27 һәм 28 апрельдә Зәйнең автомобиль юллары идарәсе юлчылары Җиңү проспектында юл өслеген төзекләндерү эшләрен башкарачак.

Шул сәбәпле, Зәй автомобиль юллары идарәсе боз сарае каршыннан алып "Тарышкин" автобус тукталышына кадәр арада транспорт чаралары йөрүе чикләнәчәге турында кисәтә. Бу урыннан үтәргә уйлаучыларның  алдан ук хәрәкәт итүне башка юлдан планлаштыруы сорала.


Нет комментариев