Зәй республикада беренче булып «Безнең ишегалды» программасы буенча быелга эшләрне төгәлләде.
Зәйдә быел “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында 9 күпкатлы йорт ишегалды төзекләндерелде. Аларның 5се – шәһәрдә, 3се – Мирный бистәсендә, 1се Иске Зәйдә урнашкан.
Барлык ишегалларында да юл һәм тротуарларны төзекләндерү, асфальт салу эшләре тәмамланды, төзүчеләр йортларда яшәүчеләргә уңайлы эскәмияләр дә урнаштырып чыкты. Шулай ук ишегалларын яктырту өчен баганалар, кече архитектура формалары куелды.
Нет комментариев