Быел Зәйдә тугыз ишегалды төзекләндереләчәк
Зәйдә Татарстан Рәисенең «Безнең ишегалды» программасы буенча 2026 елгы төзекләндерү сезонына әзерлек башланды.
Быел 9 йорт яны территориясен масштаблы яңарту көтә.
Подрядчылар булачак иҗтимагый киңлекләрнең башлангыч схемаларын әзерләде. 1 апрельдән шәһәрдә беренче объектларда юл эшләре актив алып барыла.
2026 елда төзекләндерү Медицина урамы, 36 һәм 37нче йортлар, Рәфыйков урамы, 8а һәм 10а йортлары, Җиңү прос-пекты, 28нче йорт, Казан урамы, 3 һәм 4нче йортлар, Макаров урамы, 7а йорты, Шоссе урамы, 11нче йорт ишегалларын колачлый.
Бүгенге көндә бригадалар җиде ишегалдында эш алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев