Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проект кысаларында башкарылачак. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы хәбәр итә.
Подряд оешмалары юллар төзү һәм ремонтлау өчен инерт материаллар әзерли башладылар инде. Хәзерге вакытта 3 млн 487 мең тоннадан артык вак таш, 2 млн тоннадан артык ком һәм 132 мең тоннадан артык ком-гравий катнашмасы әзерләнгән. Материаллар билгеләнгән стандартларга туры килү өчен сыйфат контролен уза.
Моннан тыш, асфальт-бетон заводларында белгечләр җиһазларны кыштан соң эшкә әзерлиләр, техникага техник хезмәт күрсәтәләр, аның эшкә яраклылыгын тикшерәләр һәм кирәкле чимал запасларын булдыралар.
Бер үк вакытта төзелеш-монтаж эшләре алып барыла, шул исәптән подряд оешмалары белән килешүләр төзү һәм аларның эшчәнлеген координацияләү.
Чыганак: Реальное время
Нет комментариев