2026 елда Зәйдә «Безнең ишегалды» программасы буенча 9 ишегалды төзекләндереләчәк
Төзү-төзекләндерү

2026 елда Зәйдә «Безнең ишегалды» программасы буенча 9 ишегалды төзекләндереләчәк

Медицина һәм Казан урамнарында эшләр башланды инде.

Зәйдә Татарстан Рәисенең «Безнең ишегалды» программасы буенча 2026 елгы төзекләндерү сезонына әзерлек башланды. Быел 9 йорт яны территориясен масштаблы яңарту көтә.

Подрядчылар булачак иҗтимагый киңлекләрнең башлангыч схемаларын әзерләгән. 1 апрельдән шәһәрдә беренче объектларда юл эшләре актив алып барыла.

2026 елда төзекләндерү түбәндәге ишегалларын колачлаячак:

  •  Медицина урамы, 36 һәм 37нче йортлар
  •  Рәфыйков урамы, 8а һәм 10а йортлары
  •  Җиңү проспекты, 28нче йорт
  •  Казан урамы, 3 һәм 4нче йортлар
  •  Макаров урамы, 7а йорты
  • Шоссе урамы, 11нче йорт

Бүгенге көндә  бригадалар Медицина һәм Казан урамнарында эш алып бара: биредә юл катламын тәртипкә китерәләр.
Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» программасы Татарстанда 2020 елдан ТР Рәисе инициативасы буенча гамәлгә ашырыла. Бу чорда Зәйдә 181 ишегалды төзекләндерелде.

Ремонт эшләре юл эшләре, заманча балалар һәм спорт мәйданчыклары, утыргычлар, чүп савытлары урнаштыру һәм яктыртуны  үз эченә ала.

автор фотолары


Нет комментариев