2026 елда Татарстанда 700дән артык күпфатирлы йорт яңартылачак
Татарстан Республикасында социаль өлкә объектларын, күпфатирлы йортларны һәм гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Дамир Шәйдуллин күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына аерым тукталды. 2026 елда ул 41 муниципаль берәмлектә 706 йортны колачлый. Алты муниципалитеттагы 44 йортта 99 лифт алмаштыру каралган. Финанслауның гомуми күләме 9 млрд 65 млн сум тәшкил итә.
Бүгенге көнгә 16 муниципаль районда 169 күп фатирлы йортта эшләр башланган, төзелеш-монтаж эшләре 9 процентка башкарылган. Калган объектларга, график буенча, подрядчылар апрельдә эшкә керешәчәк.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев