Заинск-информ 16+
Рус Тат
Төзү-төзекләндерү

2025 елда Татарстанда юл эшләренә 82,2 миллиард сум акча юнәлдерелгән

2025 елда Татарстанда төбәк дәрәҗәсендәге һәм җирле юлларны ремонтлау һәм төзүгә 82,2 миллиард сум акча тотылган.

Шул исәптән, 7,9 миллиард сумы – федераль бюджеттан. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте.

“Республика өчен агымдагы үзенчәлекле булды. Зур юлларны кулланышка тапшырдык, тәүге тапкыр күләмле юл челтәре программасы тормышка ашырылды”, – диде ул.

Министр билгеләп үткәнчә, юл эшләренә муниципаль берәмлекләрнең юл фондыннан 1,6 миллиард сумнан артык акча тотылган. “Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча муниципаль берәмлекләрнең урам-юл челтәрен төзекләндерүгә зур игътибар бирелде. 757 объектта 36,6 миллиард сумлык эш башкарылды”, – диде Фәрит Хәнифов.

Министр әйтүенчә, әлеге программа республиканың барлык районнарын да колачлаячак. “Бүген аңа тиңнәр юк. Урам-юл челтәрен төзекләндерү программасын халык та бик җылы кабул итте. Чөнки ул һәркемгә якын”, – диде Фәрит Хәнифов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев