Спорт

Зәйнең «Яшьлек» командасы икенче урын алды

2-4 октябрьдә Зәйнең «Давыдов Арена» спорт комплексында 2015-2016 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды

Анда төрле шәһәрләрдән иң көчле алты команда очрашты. Алар  «ЦСК ВВС» (Самара), «Камаз» (Яр Чаллы), «Шк. Азаматова» (Уфа), «Чаллы» (Яр Чаллы), «Ижсталь» (Ижау), «Яшьлек»  (Зәй) командалары булды.  Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урын — «Ижсталь», икенче  урын - «Яшьлек», өченче урын - «Камаз» командаларыныкы. «Яшьлек» командасы тренеры – А. Хөснетдинов.

  • фото спорт идарәсеннән

Нет комментариев