Батырлык һәм көчле рух: сержант Игорь Пыжьяновның хәрби юлы
Безнең геройлар

Батырлык һәм көчле рух: сержант Игорь Пыжьяновның хәрби юлы

Безнең арада иң авыр мизгелләрдә дә чын батырлык күрсәтүче кешеләр бар. Шундый геройларның берсе — якташыбыз, Иске Тәкмәк авылы егете Игорь Пыжьянов

Ул 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына баскан. Махсус хәрби операция зонасында егет үзен кыю, батыр сугышчы итеп күрсәтә, хәрби бурычын югары профессиональлек һәм намус белән фидакарьләрчә үти.

Штурм төркеме җитәкчесе

Игорь Вячеславович взвод командиры урынбасары булып хезмәт итә. Ул 2024 елның 16 апрелендә Владимировка районында штурм төркемен җитәкли. Шәхсән үзе Украина кораллы көчләренең элемтә чараларын һәм ату коралын кулга төшерә, биш тәүлек буе бәрелешләр барган терәк пунктны тотып, дошман һөҗүмен кире кагалар.

2024 елның 15 июненнән 30 июненә кадәр штурм төркеме составында элемтә чараларын һәм танкка каршы гранатометны кулга төшерә. 

2024 елның 22 сентябрендә Павловка торак пунктында штурм төркемнәре белән җитәкчелек итеп, тотрыклы элемтәне тәэмин итә. Сержант Пыжьяновның оста гамәлләре, батырлык һәм кыюлык күрсәтүе нәтиҗәсендә хәрби бурыч төгәл үтәлә.

фото шәхси архивтан
фото шәхси архивтан

Изге Георгий кресты кавалеры

Игорь Пыжьянов махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен «Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен», «Үлемнән коткарган өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән.  Игорь Вячеславович Россия Президенты Владимир Путинның Указы нигезнедә IV дәрәҗә Изге Георгий кресты орденына лаек булган.

Егет 2024 елның 6 октябрендә минага басып яралана. Җәрәхәт аягының үкчәсен ампутацияләүгә китерә. Сәламәтлеге торышы буенча ул хәрби хезмәттән азат ителгән.

фото: Игорь Пыжьяновның шәхси архивыннан
фото: Игорь Пыжьяновның шәхси архивыннан

«Акыллы йорт» системасы: көнкүрешне җайлап, көчле булып калырга ярдәм итә

Хәрби тормыштан соң, ветеранны өендә туганнары гына түгел, күп кенә яңа мәшәкатьләр дә көтә. Аларны хәл итүдә «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы ярдәм итүгә алына. 

Көнкүрешне төзекләндерүгә аерым игътибар бирелә. Фонд ярдәме белән Игорь фатирында аның ихтыяҗларына яраклашу уздырганнар һәм «Акыллы йорт» (“Умный дом”) системасын урнаштырганнар. Аның өендә мобиль кушымта аша идарә итеп була торган «акыллы» тәрәзәләр, розеткалар, сүндергечләр һәм колонкалар барлыкка килгән. Эшләр тәмамлангач, ветеран нәтиҗәне бер зур фраза белән бәяләде: «Адаптация — шәп!»

Хәзер Игорь актив тормыш алып бара. Ул “Үз бизнесың" федераль программасы буенча белем алган. Моннан тыш, ветеран яшьләр белән эшләүгә дә зур игътибар бирә: ул даими рәвештә Батырлык дәресләрендә катнаша, анда ул мәктәп укучыларына үз язмышы мисалында Ватанга мәхәббәт турында сөйли


Нет комментариев