Ул башкалар өчен яшәде: шофер, остаз, яшь спортчылар өчен таяныч булды
Җиһанда бөтен тирә-якны матур сихри төсләргә бизәп көз хакимлек итә. Җылы якларга канатлы дусларыбыз - кошлар да безнең белән язгача саубуллашып очып китәләр. Аларга хәерле юллар теләп, киләсе елда да очрашырга язсын дигән теләктә уйланып барганда, үзәк өзгеч хәбәр бөтен уйларымны таркатты.
Балаларның уңышларына сөенә иде
Спортчы яшүсмерләрне чираттагы ярышка алып баручы абыем – Рәшит Рәхимҗан улы Җиһаншин йөрәге кысудан эштә егылган. Ашыгыч ярдәм машинасы дәваханәгә алып киткән, ни кызганыч, Зәй шәһәре спортчылары өчен янып йөргән йөрәк,табиблар күпме тырышсалар да, тибүеннән туктаган.
Көн димәде, төн димәде абыем автобус руле артына утырып меңләгән чакырым юллар үтте, Татарстанның кайсы почмагында гына булмады икән?! Үзе дә спортчы булганлыктан, ярышка баручы һәрбер бала белән уртак тел таба иде. Күрсәткечләре югары булганда, алар белән сөенә, җиңелгән очракта алар белән бергә борчылып, энем, борчылма, без булдырабыз дип юата торган иде.
Кешелекле иде
Язмыш җиле ачы да, сөенечле дә буладыр. Абыем безне университетны тәмамлау белән Зәйгә чакырды. Без сеңлем Резидә белән укытучылык һөнәренә тугры булып хезмәт иттек, абыйның йөзенә кызыллык китермәдек. Үзе дә хатыны Әлфия белән матур яшәп, ике ул үстерделәр. Нинди генә эштә эшләсә дә, кешелекле була белде, ә үзен кызганмады.
”Хезмәттән кеше үлми, хәрәкәттә булырга кирәк”,- диде.
Үлә икән шул, адәм баласына ял кирәк! Абыем өендә ике инвалидны тормышның билгесезлегенә калдырып, төнлә Чаллыдан кайтып, иртән яраткан эшенә килеп, фани дөньяга күчте. Тырыш, фидакарь хезмәте өчен медальләр, данлыклы исемнәрен дә көтмичә, мәңгелеккә китеп барды. Йөрәккәем сызлый, әрни.
Зәй халкына, спорт идарәсе коллективына, табибларга, танышларга, туганнарга, чәчәк тотып саубуллашырга килгән спортчы балаларга чиксез рәхмәтлемен. Кайгы җиле ишекләрегезне шакымасын, сәламәт булыгыз, үзегезне саклагыз.
Абыем Рәшитне мәңге онытмабыз! Нечкә күңелле, бала җанлы, кешелекле абыемның исемен мин мәңгеләштерү ягында.
Рәшидә Җиһаншина.
Нет комментариев