Зәйдә тимераякта фигуралы шуу буенча ярышлар узды
Зәйнең «Яшьлек» боз сараенда спорт учреждениесы кубогына тимераякта фигуралы шуу буенча ярышлар узды.
Анда Уфа, Чаллы, Әлмәт, Мамадыш, Туймазы, Баулы, Казан, Түбән Кама, Оренбург һәм Зәй шәһәрләреннән 110 талантлы спортчы катнашты. Әлеге ярышлар күркәм спорт бәйрәме булуы өстенә, «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру максатын да күз уңында тотып оештырылды.
«Мондый ярышлар физик күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итә, спорт рухы формалаштыра һәм спортка мәхәббәт тәрбияли. Төп максат — якты талантларны ачыклау гына түгел, физик культура һәм спорт өлкәсендә балаларны һәм яшүсмерләрне һәрьяклап үстерү өчен шартлар тудыру. Катнашучылар грация, сәнгать һәм техник осталыкны үз эченә алган искиткеч программалар күрсәттеләр», — ди район физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы вазифасын үтәүче Илзирә Тимеркәева.
Ярыш нәтиҗәләре буенча «Яшьлек» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Морат Миргаязов алтын медаль яулады. Аның тренеры Валерия Козина. Валерия Сергеевна үзе дә Зәй спорт мәктәбен тәмамлаган һәм югары уку йортын тәмамлаганнан соң туган шәһәрендә хезмәт эшчәнлеген башлап җибәргән яшь белгеч.
«Ярышларда барлык катнашучыларга, тренерларга һәм ата-аналарга ярдәм итүләре һәм дустанә атмосфера өчен рәхмәт белдерәбез! Без ышанабыз, мондый чаралар яңа чемпионнарны илһамландырачак һәм фигуралы шуу дөньясына тагын да күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә ярдәм итәчәк», — дип билгеләде Әлмәт шәһәренең «Нефтяник» хоккей клубының фигуралы шуу бүлеге тренер-укытучысы Юлия Алчинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев