11-12 гыйнварда Азнакайда 2015 елда туганнардан төзелгән командалар арасында хоккей буенча ТР хоккей федерациясе призына республика турниры үткәрелде.
Анда Зәйнең «Яшьлек» командасы көндәшләрен: азнакайлыларны 3:5, бөгелмәлеләрне 0:2, лениногорсклыларны 2:3 исәбенә отып җиңү яулады. Нәтиҗәдә Зәй хоккейчылары турнир финалына чыктылар. Команданың тренеры Айнур Хөснетдинов.
Нет комментариев